Хакасиядәге Вершина Тея бистәсендә чаңгы узышлары буенча «Хакасия кубогы» ярышлары тәмамланды. Әлеге ярыш Халыкара чаңгы спорты федерациясенең (ФИС) Континенталь Кубогының икенче этабы да булып тора.
Ярышларның соңгы көнендә хатын-кызлар арасында 10 чакрымлык классик узыш булды. Анда Татарстаннан халыкара класслы спорт мастеры Алия Икъсанова финиәка өченче булып килде. Христина Мацокина – дүртенче, Светлана Кузнецова бишенче булды. Ир-атлар арасында 15 чакрымлык ярышта Татарстаннан Андрей Феллер дүртенче урынны алды.
“Хакасия кубогы” ярышларында Татарстан спортчылары 2 алтын, 3 көмеш, 2 бронза медаль яулады. Хәзер спортчылар Россия Кубогының 2 этабында катнашу өчен Чусовой шәһәренә (Пермь крае) юл тотты.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat