Камал театры селфи бәйгесе игълан итте

Камал театры брендлы метро поезды янында иң матур селфига бәйге игълан итә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Октябрь аенда театр Казан метросы белән берлектә «Театраль поезд» булдырды. Камал театры төсләре белән бизәлгән поезд гыйнвар уртасына кадәр йөриячәк.

Бәйгедә катнашу шартлары:

  • 2 декабрьдән 20сенә кадәр театраль поезд янында селфи төшәргә;
  • Фотоны ВКонтакте яки Инстаграмдагы (лента яки история) үзеңнең сәхифәңә урнаштырырга һәм #Театральныйпоезд хэштегы куярга. Аккаунт ачык булырга тиеш;
  • Фотода Камал театрын @kamalteatr билгеләргә һәм безнең сәхифәләргә язылырга.
Иң күп лайк җыючылар җиңү яулаячак. Бәйгенең нәтиҗәсе татар театрының туган көнендә — 22 декабрьдә игълан ителәчәк. Бәйгенең бүләкләр фонды: Камал театры тамгасы төшерелгән шарф, стена календары, көндәлек һәм спектакльләргә чакыру билетлары.

Фикер өстәү