Атна ахырында Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк

Агымдагы атнада республика циклон йогынтысында булачак, җомга көнне җылы атмосфера фронты юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр алып киләчәк. Бу турыда синоптиклар хәбәр итә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында декабрьнең беренче атнасына фараз чыкты.

Атна уртасында, 4 декабрьдә, Татарстанның күпчелек районнарында төньяк циклон йогынтысында кар явачак. Төнлә температура -8..-13, көндез -4..-9 градус тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне һава температурасы -7..-12, аязган вакытта -17 градуска кадәр төшә. Кайбер районнарда бераз кар көтелә.

Җомга көнне җылы фронт узу нәтиҗәсендә һава температурасы күтәреләчәк: төнлә термометрның терекөмеш баганасы -6..-11, көндез исә +2..-2 градусны күрсәтәчәк. Белгечләр юлларда бозлавык (урыны белән көчле) хасил булачагы хакында кисәтә. Шулай ук юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, буран көтелә.

Шимбә көнне дә җылы һава торышы сакланачак, бераз явым-төшем күзәтеләчәк.

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава, юлларда урыны белән бозлавык көтелә. Һава температурасы көндез -4..-9 градус тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү