Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова вафат 

Татар сәнгате өчен чираттагы зур югалту. Ничә еллар дәвамында Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшләгән, татар сәнгате үсешенә күп көчен керткән Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова бүген вафат булган. 

Актрисаның кайчан, кайда җирләнәчәген соңрак хәбәр итәрбез.


2 фикер

  1. И,Исламия апа жаным бэгьрем,урыннарын жэннэттэ булсын,без сине онытмабыз.Туганнарынын якыннарынын авыр кайгыларын уртаклашабыз.Аллаhа тэгалэ сабырлык бирсен.

  2. Милләтебезнең тагын бер затлы шәхесен югалттык…Күзләодән яшь килә. Ә ЯГЫМЛЫ ТАВЫШЫ һаман колакта, ЗИФА БУЙ—СЫННАРЫ гел күз алдында, ул онытыла торган актриса да, КЕШЕ дә түгел — барлык татар хатын- кызларына да үрнәк була торган ХАТЫН-КЫЗ иде- минем өчен ул гомергә шулай булып калачак та…
    Кызларына, якыннарына Аллаһ Тәгәләнең рәхмәте булсын.

Җавап Отменить ответ