Янгыннан… тавыш коткара

Республикада  соңгы биш ел эчендә янгын очраклары кимегән. Узган ел бу вакытка янгыннар саны 5639 булса, быел– 5452. Зыян күрүчеләр дә азрак. Гаиләләрне үлемнән алып калуның сәбәбен 200 сумлык җиһазга бәйлиләр. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин җиткерде.

– 2019 елдан корыган үлән янса да,  янгын очрагы дип исәпләнә башлады. Шулай ук безнең хезмәткәрләр коткарып,  табибларга тапшырган, әмма  бер ай эчендә вафат булган кешеләр дә  янгында  һәлак булган дип санала. Быел андыйлар 18 иде. Шуңа да янгын вакытында һәлак булучыларга хастаханәдә үлүчеләрне  кушалар да, саннар  зуррак күренә. Быел 11 ай эчендә  123 кеше  янып үлде. Шуның 11е – сабыйлар. Бу узган ел белән чагыштырганда 7гә артык. Күбрәк беркайда эшләмәүче олы яшьтәгеләр  зыян күрә. Балалар шуклыгы аркасында да күңелсез хәлләргә юлыккан очраклар бар. Быел 20 очракның сәбәбе – балаларның шырпы белән уйнавы, – диде  ул. – Әмма соңгы вакытта йортларга, фатирларга янгын хакында хәбәр итә торган җиһаз куелгач, гомерләрне саклап кала алдык. Бу тәкъдимне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  хуплаган иде. Татарстан бюджетыннан янгынга каршы җиһаз сатып алыр өчен 20 миллион  600 мең сум акча бүлеп бирелде. Республикада 20 меңнән артык йортта 74 800 җиһаз куелды.

https://vatantat.ru/2019/12/tatarstanda-%d3%99tise-%d2%aftererg%d3%99-tel%d3%99g%d3%99n-kanga-batkan-eget-pekarnyaga-yard%d3%99m-sorap-kil%d3%99-video/

Бу җиһазны  күп балалы, авыр хәлдә калган, Бөек Ватан сугышында катнашкан, өлкән яшьтәге, быел 70 яшен тутырган ялгыз кешеләр яшәгән йортларга куя башлаганнар. Министр  гомерләрне саклап калган очракларны да атап үтте.  Бөгелмәдә авыл җирлеге башлыгы бер йортка әлеге җиһазны үзе алып куя. Күп тә үтми, нәкъ шунда янгын чыга һәм гаилә исән кала. Лениногорскида исә республика бюджеты ярдәмендә  куйдырылган җиһаз ярдәмгә килә.  Әгерҗедә яшәүче бер җитәкче  авылдашларына үзе алып кайтып урнаштыра. Шуннан соң, үч иткәндәй, янгын  чыга.  Шөкер, аның тавышына уянып, кешеләр исән кала.  Рафис Хәбибуллин урамнан барган кешеләрнең дә, бу  тавышны ишетеп, тиз генә фатирга кереп, урын өстендә ятучыларны  коткарганын әйтте.

Әлеге җиһазны йорт, фатирдагы куркынычсызлыкка бәйле товарлар сатыла торган кибетләрдә сатып алырга мөмкин.  Якыннарыңның гомерен саклап каласың килсә, шушы җиһазны бүләк итәргә кирәк, ди ул. Үзе дә әнисенә, туганнарына шуны алып биргән.

https://vatantat.ru/2019/12/tatarstanny%d2%a3-halyk-artisty-islamiya-m%d3%99hm%d2%aftova-vafat/

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре шушы җиһазны урнаштырып йөргәндә, алдакчылар да эшкә тотынган. Казанда 220 сумнан артмаган җиһазны 1500 сумга, хәтта 3 меңгә сатучылар бар икән.

– Аеруча өлкән яшьтәгеләрне алдыйлар. Андый очракта,  МЧСка шалтыратып белешәм әле,  диюегез җитә. Кырыкалдарлар үзләре юкка чыгачак, – ди министр.

Шәһәрдә бу җиһазны куеп тынычланырсың да, авылларда нишләргә тиеш?  Бер ел элек күршеләребезнең өе янып китте. Янгын сүндерү машинасы килгәнне көтә-көтә, ул килгәч, суы тиз генә бетеп, йорттан көл генә калды. Авыллар суга  тилмерә бит хәзер. Җәйге эсседә су үзе килми, кышын торбалар ката. Мондый очракта нишләргә?  Министр,  район-авыллардагы иминлек җитәкчеләргә бәйле, ди.

– Кайбер урыннарда  үзара салым акчасына янгынга каршы гидрант ясатучылар, башня төзекләндерүчеләр бар. Бергә тотынсак кына җиңеп була. Янгын хакында иң элек МЧСка хәбәр килә.  Кайбер очракларда, безнекеләр килеп җиткәнче,  ирекле янгын сүндерүчеләр ярдәмгә килә, – ди Рафис Хәбибуллин. –  Соңгы биш елда  авылларга 200дән артык янгын сүндерү машинасы бирдек. Һәр көнне иртәнге хәбәрләрне авылларны күзәтүдән башлыйбыз. Халыкны сак булырга чакырабыз. Бездә “Җиһаз куйдырып, якыннарыңны сакла!” дигән акция бара. Әнә шуңа кушылсак иде. Авыр эш түгел ул, аны һәр ир-ат үзе дә куя ала. Әгәр кеше үзен-үзе кайгыртмый икән, янгын вакытында  соң булачак. Республикада 2016–2019 елларда,  29 очракта  шушы җиһаз тавыш биреп, 75 кешенең, шул исәптән 35 баланың гомерен коткарганнар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Сүз уңаеннан. Яңа ел якынаю белән пиротехника сатучылар, аны алып шартлатучылар арта. Быел андыйларга контроль аеруча көчле булачак. 2019 елның 20 декабреннән 2020 елның 8 гыйнварына кадәр республикада янгынга каршы куркынычсызлык режимы кертеләчәк. Бәйрәм чараларының барысында  да МЧС хезмәткәрләре кизү торачак.

САН

– Балигълык яшенә җитмәгән бала тәрбияләүче гаиләләр яшәгән 2079 йортта – 7060 җиһаз;

– Социаль   яктан имин булмаган  биш балалы 937 гаиләдә – 4843 җиһаз;

– Социаль яклау бүлегендә исәптә торган физик мөмкинлеге чикле кешеләр яшәүче 1697 йортта – 5179 җиһаз;

– Социаль   яктан имин булмаган  дүрт балалы гаиләләргә – 92832 җиһаз;

– Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән 1212 йортка – 3740 җиһаз;

– 70 яшьтән узган кешеләр яшәүче 10285 йортта  38796 җиһаз куелган.

Хәзерге вакытта  5589 өч балалы, аз керемле, инвалид бала үстерүче 14353 гаиләгә 79 мең 784 җиһаз кую планлаштырылган.


Фикер өстәү