“Бу – күңел халәте!”

Дөньякүләм чаралар үткәргәндә дә, югалган кешеләрне эзләү, өлкәннәргә, балаларга, тормышта авыр  хәлдә калучыларга ярдәм итү өчен дә алар кирәк. Үзләре рәхмәттән башканы  сорамый. Сүзебез волонтерлар турында. 5 декабрь  Халыкара волонтерлар көне буларак билгеләп үтелә. Аларның яше юк: ярдәм итәргә тели икән, мәктәп укучысын да, пенсионерны да чикләмиләр. Волонтерларга рәхмәт өчен генә эшләү нәрсә бирә? Егет-кызлар белән шул хакта сөйләштек.

“Бушка эшлисең, менә сиңа җиләк!”

Тумышы белән Биектау районының Алан-Бәксәр авылыннан булган Диләфрүз Гарифуллинаның волонтерлык “стажы” 2015 елдан башлана. Шул елны “Нечкәбил” бәйгесендә ярдәмче булып катнаша, 2017 елгы Конфедерацияләр кубогы, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты, төрле туристик чараларда волонтер булып йөри башлый. Иң истә калган вакыйгасы футбол ярышларына бәйле.

– Дөнья чемпионаты вакытында мин Германиядән килгән туристка ярдәм иттем, аңа җанатарлар фестиваленә ничек барырга икәнен аңлаттым. Колхоз базары янында очрашкан идек. Аңлаткач, инде саубуллашабыз дигәндә, ул миңа үзенә дип сатып алган җиләкләрне бирде. “Мин волонтерларның бушка эшләвен беләм, бу сиңа ярдәмең өчен күчтәнәч булыр”, – диде ул. Әйтерсең лә,  Колхоз базарында җиләк сатып утыручыларга кызыгып торганымны сизгән! Җиләк миңа хәзер шушы вакыйгаларны, волонтер булып йөргән чакларымны искә төшерә, – дип сөйләде Диләфрүз.

https://vatantat.ru/2019/12/tatarstanny%d2%a3-halyk-artisty-islamiya-m%d3%99hm%d2%aftova-vafat/

Аннан волонтерга хас сыйфатлар турында сораштык.

– Иң элек син бар нәрсәгә дә әзер булырга тиеш. Теләсә нинди хәлдән чыгу юлы барлыгын онытмаска кирәк. Икенчедән, җаваплылык хисе. Гомумән, монысы волонтерга гына кагылмый  инде, – диде ул.

Хәзер Диләфрүз чит илдә туризм өлкәсендә эшли. “Волонтер булган вакытта ныклап инглиз телен өйрәнгән идем, хәзерге эшемдә бу бик булыша, чиратта – француз теле”, – ди әңгәмәдәшебез.

ЗАГСка бер адым калган чакта

Казаннан Зөһрә Кәримова 1 нче курста укыганда “Лига студентов” оешмасы үткәргән чараларда волонтер булган. “Студент елларымның тәмен татып калырга теләдем, шуңа күрә әлеге хәрәкәттә үземне сынап карарга булдым”, – ди әңгәмәдәшебез. Әллә ни авыр вазифа башкармаган: килгән кунакларны каршы алып, озатып йөрүче булган ул. Тик шулай да волонтерлык аны да, дөньяга карашын да үзгәрткән.

– Яңа танышулар, яңа тәэсирләр – волонтерлар рәтендә булу иң элек шуларны бирде. Игелек эшләүгә ни җитә дигәнне нәкъ тә волонтер булгач аңладым, – диде Зөһрә. – Безгә таләп шул: елмаерга, аралашырга һәм тормышны яратырга. Синдә шушы сыйфатлар булса, һичшиксез, башкалар белән дә бүлешәсе киләчәк.

Волонтерлык хәрәкәте дуслаштырып кына калмый, чын мәхәббәткә кадәр дә барып җитәргә мөмкин икән әле. Исегездә булса, быел август азагында булган WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләр чемпионатында бер волонтер кыз белән ярышларда катнашучы Испания вәкиле арасында барлыкка килгән җылы мөнәсәбәтләр турында язган идек. Кристиан Кастаньеда Татарстан кызы белән аралашуны әле дә дәвам иттерәме? Аны әсир иткән волонтер кыз Гүзәл белән сөйләштек.

https://vatantat.ru/2019/12/%d3%a9ch-arshyn-%d2%97irg%d3%99-kem-hu%d2%97a/

– Ярышлардан медальсез калса да, кашыклы булып китте ул. Мин аңа Колшәриф мәчете сурәтләнгән кашык бүләк иттем, әле дә ашыйдыр, шәт, – дип сөйләде әңгәмәдәшебез. – Испаниягә сәяхәт кылсам, һичшиксез, сиңа кунакка килермен, дип вәгъдә биргән идем. Кристиан белән “Инстаграм” сәхифәсендә, телефон аша бик күп языштык. Миңа испан телен өйрәнүдә ул бик ярдәм итте. Әмма ара ерак, билгеле, күрешмәгәч, әллә ниләр турында сөйләшеп тә булмый, кызыксынулар да юк. Мин аңа яхшы иптәш кебек кенә карадым. Кристианның миңа карата мөнәсәбәте башкачарак иде шул. Моны аңлап, аралашуны туктаттык. Кристиан мин  ЗАГСка алып китәрмен дип курыкты, ахры.

“Волонтерлык хәрәкәтеннән китмәячәкмен”

Волонтерлар арасында да иң-иңнәр дә була. Дамир Рәхмәтуллин – шундыйларның берсе. Ул – 2017 елда Казанның “Ел волонтеры” исеменә лаек булган егет. Дамир “туризм” юнәлеше буенча белем ала. Эшчәнлеген 2013 елда узган Җәйге универсиададан башлаган. Бу вакытта әле Дамирга 14 кенә яшь була. Хәзер инде аның уңышлары, катнашкан чаралары берничә дистәдән артып киткән. 2015 елда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын аеруча сагынып искә ала ул. “Тиз реакция күрсәтү командасында эшләдем (группа быстрого реагирования). Мәсәлән, кемдер үз сменасына килә алмаса, аның урынына чыгарга кирәк. Андый вакытта волонтер үзен төрле функцияләрдә сыный ала, миңа шунысы ошый иде”, – дип сөйләде волонтер.

Волонтер булып йөрүчеләрнең күпчелеге – укучылар һәм студентлар. “Кайбер чаралар уку вакытына туры килә шул. Курс, диплом эшләре, сессия чоры… Мондый вакытта йөзгә ярылырга туры килә. Һәркем үзенә мөһим булган юнәлешне сайлый инде”, – ди Дамир.

https://vatantat.ru/2019/12/kyzganganny-yaratmyjm/

Рәхәт җирдән китмиләр. Дамир Рәхмәтуллин да шулай дип саный.

– Волонтерлык хәрәкәтеннән китмәячәкмен. Бу – күңел халәте! – ди Дамир. – Хәер, монда бер килеп эләксәң, китеп булмый да. Мондагы кешеләр, мохит үзе үк җибәрми. Син Татарстанда, Россиядә, илдә булган вакыйганың бер өлешенә әйләнәсең.

 

САН

  • Сочида күптән түгел Халыкара ихтыярилар форумы башланып китте. Бирегә 6,5 меңнән артык волонтер җыелды.
  • 5 декабрьдә “Доброволец России – 2019” бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен игълан итәчәкләр. Быел монда Россиядән һәм 100дән артык чит илдән 7 меңнән артык волонтер катнашкан.
  • Татарстанда 900дән артык ихтыяри ярдәм күрсәтү берләшмәләре, шуларда 46 меңнән артык кеше исәпләнә.
  • Быел узган WorldSkills ярышларына волонтер итеп 3500 кеше сайлап алынган иде. Татарстаннан – 2900, Россиянең башка төбәкләреннән – 500, халыкара дәрәҗәдәге 100 волонтер чемпионат барышында ярдәм күрсәтте.

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү