«Сельд под шубой» салатын кемнәргә ашарга ярамый?

Белгечләр «Сельд под шубой» салатыннан баш тартырга куша. Моның сәбәбе дә юк түгел, дип яза «Риа.ру». 

Табиб-диетолог Елена Соломатина белдерүенчә, әлеге салатның составындагы май һәм углеводларның артык күп булуы организм өчен куркыныч. Аның сүзләренә караганда, бу кабымлык аеруча гликемик индексы югары яисә углеводларның глюкозага йогынтысы булган кешеләргә ярамый.

«Термик эшкәртелгән яшелчәләр крахмал бүлеп чыгара, ул кандагы глюкоза дәрәҗәсен арттыра. Бу хәл шикәр чире белән авыручылар өчен аеруча куркыныч тудыра”, — ди Соломатина.

Табиб бу ризыктан гипертоникларга, атеросклероздан, артык авырлыктан җәфа чигүчеләргә да баш тартырга киңәш итә. Яшелчәләрдән бигрәк, монда балык белән майонезның бергә кушылуы да зур зыян сала, дип кисәтә белгеч.


Фикер өстәү