“Куркып кына тотынган идем, ошап китте”

Быел “Демография” илкүләм проекты кысасында Татарстанда яшәүче 4723  пенсия яшенә җитүче кешенең 4524ен укытканнар. Калганнары әлегә яңа һөнәр үзләштерүен дәвам итә.

Әле күптән түгел генә “Бәхетле” сәүдә оешмасында товар төрүче, ризыкны киштәгә тезүче 12 ханым пешекче булырга уйлаган. Алар шушы көннәрдә имтихан тапшырды. Биредә китап укып кына өйрәнеп булмый, осталык та кирәк. Шуңа да барысы да төрледән-төрле ризык әзерләп күрсәтте. Алар пешергәнне авыз итеп караучылар арасында Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да бар иде.

–  “Демография” илкүләм проекты кысасында “Өлкән буын” федераль проекты да тормышка ашырыла. Пенсия реформасы кабул ителгәч, бездә “пенсия яшенә җитеп килүчеләр” дигән термин барлыкка килде. Нәкъ менә шул категориягә кергән кешеләр  эшсез калмасын, эш урынын сакласын,   замана таләпләренә җавап бирә алсын  өчен  укыта башладык, – диде министр. –  Бу программа буенча 1959 елдан алып 1963 елга кадәр туган ир-атлар, 1964 елдан 1968 елга кадәрге хатын-кызлар яңа һөнәр үзләштерә.

Әле яңа гына пешекче һөнәрен үзләштергән  хезмәткәрләр ачылып китәргә ашыкмадылар. “Сөйләгәнче, эшләп кенә күрсәтер идек”, – диештеләр. Шулай да Рәзилә һәм Алевтина ханымнар белән уртак тел таптык. Рәзилә Хәбибуллина элек товар төреп торган. Укырга чакыргач, башта югалып калган. Миңа кирәкме икән инде бу, дип тә уйлаган.

– Әмма тора-бара дәресләр дә ошый башлады, пешерергә дә остарып киттем. Нәрсәгә өйрәтәләр, өйгә кайтам да гаиләмә шуны әзерләп ашатам. Ризыкны пешерергә генә түгел,  матур итеп бизәргә дә өйрәндек. Имтиханда пылау пешердек. Ит пешеп чыгармы икән инде дип бик курыктым. Аллага шөкер, сынатмадым, бишле куйдылар, – ди ул. Ә менә Алевтина  Фәхретдинова моңарчы әзер пилмәнне төргәкләп торган булса, хәзер аны үзе ясый.

– Карап торышка гына җиңел кебек. Әмма пилмәнне ясауның  үз нечкәлекләре бар. Иң элек юка итеп кенә камыр әзерләргә, эчлектәге иткә  тоз, борыч, суганны да белеп кенә салырга кирәк. Оста итеп бөгәргә дә өйрәндем. Без укыган курсларда төрле салатлар ясарга, иттән һәм балыктан урамалар әзерләргә, мантый пешерергә өйрәтеләр, – ди ул.

“Бәхетле”нең  259 оешмасында өлкән яшькә җитүчеләрне шеф-повар, кондитер, кассир, сатучы һөнәрләренә өйрәтмәкчеләр. Пешекчеләрне  ай ярым эчендә укытканнар. Министр әйтүенчә, киләсе елдан 50 яшьтән узган кешеләрне укыта башлаячаклар.

– Бу яшьтәге кешеләр бик кирәкле. Гаилә корганнар, балалары үскән, тәҗрибәләре җитәрлек. Яңа һөнәрле дә булып, сез көндәшлеккә ия хезмәткәргә әйләндегез, – диде ул таныклык алучыларга.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү