Чәч буявы яман шеш үсешенә йогынты ясый

Америка галимнәре чәч буявы һәм чәч турайткычларны даими куллану сөт бизе яман шеше үсеше куркынычын арттыруын ачыклаган. Тикшерү нәтиҗәләре «International Journal of Cancer» журналында басылып чыккан.

Милли сәламәтлек институты белгечләре 46 709 хатын-кызның сәламәтлеген тикшергән. Чәчләрен даими буяучы хатыннарда яман шешнең үсү ихтималы буяудан файдаланмаган кешеләрнекеннән 9 процентка артыграк. Ә инде чәч турайткычлардан бик еш файдаланучыларга хәвеф 30 процентка артыграк яный.

Милли фәннәр институтының эпидемиология бүлеге җитәкчесе Дейл Сэндлер болай дигән: ”Сөт бизе яман шеше барлыкка килү куркынычын киметү өчен бу химикатлардан качарга кирәк».


Фикер өстәү