Чүпне туфракка күмеп кенә булмый 

Осиновода чүп яндыру заводы булырмы-юкмы, дип утырудан мәгънә юк инде хәзер. Булачак ул. Проект документларының закон таләпләренә туры килү-килмәвен энәсеннән җебенә кадәр тикшерүче “Главгосэкспертиза” оешмасы завод проектын хуплаган. Оешма бәяләмәсендә, төзелешнең проект документлары гамәлдәге норматив-хокукый актлар таләпләренә, шул исәптән экологик иминлек таләпләренә туры килә, диелгән.

Гади һәм кыска гына итеп әйтсәк, булачак заводтан файдалану әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясамаячак, дигән сүз бу. “АГК-2” компаниясенең (РТ-Инвест” составына керә) аны 2022 елда төзиячәген тагын бер кат искә төшерик. Урыны билгеле, документлары әзер, юлы да салына башлады. Әмма халык барыбер дулкынлана. Табигатьне саклау белән җенләнүче экоактивистлар инде менә ничә көн рәттән Новониколаевск бистәсе юлы янында дүрт палатка корып, учак ягып, булачак заводка килү юлын төзүгә каршылык күрсәтеп маташа. Әнә әле кичә дә юл салу өчен материаллар төяп алып килгән 7 “КамАЗ”ны борып җибәргәннәр, төягеч эшен туктатканнар, эшчеләргә төзелеш өчен пластик киртәләрне машинадан бушатуга комачаулык тудырганнар. Җирле халык экоактивистларга су, бәлешләр, башка азык-төлек ташый, дип хәбәр итә  “Реальное время” басмасы.

https://vatantat.ru/2019/12/ch%d3%99ch-buyavy-yaman-shesh-%d2%afseshen%d3%99-jogynty-yasyj/

Менә шулай, бер яктан, заводны төзергә ниятләүчеләр, башка илләр тәҗрибәсен кулланачакбыз, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә иң катгый таләпләрне үтәячәкбез, дип вәгъдә итсә һәм бу вәгъдәне дәүләт дәрәҗәсендә бик кырыс тикшерүләр аша үткән документлар белән расласа, икенче яктан, төзелешкә теше-тырнагы белән каршы торучылар кышкы суыкта көне-төне палаткаларда ята хәзер. Шәхсән үземне экоактивистларның заводка каршы булулары түгел, ә ничек инде үзләре дә эшләми, кешеләрне дә эшләтми, дигән сорау борчый. Гомумән, алар кайда эшли икән соң? Эшләмәсә, акча каян ала? Фатир, бакча, мәктәп – боларның һәркайсы өчен түлисе ләбаса. Ярый, акча байдан, үлем Ходайдан дигәндәй, ашау-эчүне, Украина мәйданындагы кебек, әлегә китереп торалар. Әмма көннәрдән беркөнне, җирле халыкның запасы бетепме, башка сәбәптәнме, анысы да бетеп куярга мөмкин.  Шул чагында гына, гаиләләрен исләренә төшереп, өйләренә таралышырмы икән болар? Сүз дә юк, безнең һәркайсыбыз экологиянең чиста булуын һәм балалары, оныкларының нормаль шартларда яшәвен тели. Әмма чүп яндыру заводын төзү күктән төшкән идея дә, кемнәргәдер эш күрсәтү өчен генә уйлап табылган әйбер дә түгел. Зарурилык, һәм без моны бүген инде барыбыз да бик яхшы аңлыйбыз. Чүпне туфракка күмеп кенә проблемадан котылып булмаган кебек, завод төзү планын да “КамАЗ”ларны кире борып кына челпәрәмә китерү – мөмкин эш түгел.

Валентина Семенова

 


Фикер өстәү