«РегионСпас» профессиональ авария-коткару берләшмәсе хезмәткәрләре резервуар төбеннән Татарстанда «Транснефть» насос-суырту станциясендә чыккан янгында һәлак булган ике кешенең мәетен өскә алып чыкты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Төнге берләр тирәсендә эшчеләрнең мәетләрен өскә күтәреп, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Кичен резервуарны тикшергән вакытта ике эшченең мәетенә тап булганнар.
"Татар-Информ"
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat