Трассада ике чит ил машинасы бәрелешү аркасында бер кеше вафат булган (ВИДЕО)

Татарстанда трассада ике чит ил машинасы «маңгайга-маңгай» бәрелешкән. Авариядә өлкән яшьтәге ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

Авария бүген республиканың Алексеевск районында иртәнге җидедә булды. Биредә «Дэу Матиз» һәм «КИА» бәрелешкән.

«Ике автомобиль дә металл өеменә әверелде. Урынга оператив рәвештә медиклар һәм янгын сүндерүчеләр килде. «Дэу Матиз» йөртүчесе вафат булды», — дип сөйләде фаҗига шаһитлары.


Фикер өстәү