Студентларны Мәгариф һәм югары белем министрлыгына практикага чакыралар

Тиздән студентларның уку һәм җитештерү практикалары сезоны башлана. Фән һәм мәгариф үсеше белән актив кызыксынучыларны, үз тикшеренүләре өчен яңа белемнәр һәм практик тәҗрибә эзләүчеләрне Фән һәм югары белем министрлыгында көтәләр. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

2020 елның гыйнвар-февраль айларында министрлыкның фәнни һәм фәнни-техник сәясәт, яшьләр сәясәте, проект эшчәнлеге, мәгълүмати технологияләр мәсьәләләре буенча департаментлар практикантлар өчен ишекләрен ача.

Киләсе ел башында Мәгариф һәм фән министрлыгына «эшкә» сиксәннән артык студент эләгә алачак. Һәр бүлектә студентка тәҗрибәле җитәкче билгелиләр. Ул яшь белгечкә яңа урында җайлашырга ярдәм итә, практика беткәннән соң язылачак чыгарылыш эше өчен киңәшләрен әйтә.

Практика нәтиҗәләре буенча иң сәләтле студентларга министрлыкта дәүләт хезмәтенә килү мөмкинлеге биреләчәк.

Министрлыкка практикага бару өчен югары уку йортының практика бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук практика турында килешү төзелгән булырга тиеш. Аннары ведомствоның кадрлар хезмәтенә килеп сөйләшергә һәм инструктаж узарга кирәк.


Фикер өстәү