Минтимер Шәймиев татар теле укытучылары турында: “Алар җәннәткә эләгер дип уйлыйм”

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев милли дәреслекләр, татар теле укытучылары мәсьәләсен дә кузгатты. Утырышта мәгариф һәм фән, шулай ук яшьләр эшләре министры да чыгыш ясады. Утырыш үсеп килүче буынны патриотик һәм этномәдәни тәрбияләү мәсьәләләренә багышланганга, министрлар үзләренең проектлары буенча хисап тотты.

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов милли сәясәт юнәлешендә зур эшләр башкарылганын әйтте. “Татарстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру концепциясенең яңа редакциясе расланды. 2019-2021 елларга стратегияне гамәлгә ашыру кысаларында чаралар планы расланган. Дәүләт милли программа буенча үзгәрешләр әзерләнгән”, – диде ул. Президент балаларда милләтара аралашу культурасын булдыруның мөһим бурыч икәнлеген ассызыклады.

КФУ профессоры Татьяна Титова чыгышы уйга салды. Ул урта һәм югары уку йортларында укучылар арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре белән бүлеште. Тикшерүнең берсе этник тәңгәллеккә багышланган. Титова әйтүенчә, респондентларның 80 проценты кешенең этник тәңгәллеге мөһим дип җавап биргән, 13 проценты мөһим түгел дигән. Белгеч яшьләр арасында дини факторның да көчле булуын белдерде. Аның сүзләренә  караганда, 80 процент яшьләр үзләрен дини дип әйткән. Сораштыручыларның өчтән бере үзен мөселман, чиреге христиан дип таныштырган, калганнары иудаизм, тәңречелек һәм башка диннәрне сайлавын әйткән. Алга таба белгеч яшьләрнең башка милләт вәкилләре белән аралашканда авырлык сизмәве турында сөйләде һәм телләр мәсьәләсенә кагылды. Аның әйтүенчә, сораштыруда катнашкан һәр биш кешенең берсе туган теле дип берьюлы рус һәм татар телен күрсәткән. Татар теленең йотыла баруы дигән сүз түгелме икән бу?

Минтимер Шәймиев нәкъ менә шул мәсьәләгә кагылышлы уйлары белән бүлеште дә инде. Ул сүзен, читтән үзеңне күзәтүдән дә кызыгы юк, дип башлады:

– Бу залда Россиянең күп милләтле, төрле диндәге вәкилләренең бер өлеше җыелган. Үзара аңлашу күз карашында, йөздә чагыла. Безнең өчен бу – гадәти тормыш рәвеше. Бик җитди тема, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү турында сөйләшәбез. Без нинди бар – шундый. Урысы, чуашы, татары, удмурты. Бездә кемнәр генә яшәми. Барысына да мөмкинлекләр табарга тырышабыз. Заман үзгәрә, шул шартларда да тамырыңны югалтмаска кирәк. Еш кына катлаулы мәсьәләләрне җиңел генә хәл итмәкче булабыз. Карар чыгарабыз да, иртәгә бар да башкача булыр, без дә үзгәрербез дип көтәбез. Алай була алмый! Чөнки демократия шартларында яшибез, дөнья ачык, тимер пәрдә юк. Мондый очракта бик нечкә, кат-кат уйланылган сәясәт алып барырга кирәк. Тел турында бәхәс күпме бара. Ә бит Россия кебек күп милләтле, күп динле ил башка юк.

Дәүләт Киңәшчесе бу җәһәттән милли телләрдәге дәреслекләрне аккредитацияләү буенча федераль кагыйдәләрдән дә зарланып алды:

– Рус телендәге дәреслек федераль дәрәҗәдәге комиссия экспертизасын үтә дә ахырда дәреслек булып басылып чыга. Әгәр ул, мисал өчен, удмурт телендә әзерләнгән, бөтен экспертизаны үткән, рус телендәге дәреслек кадәр үк финанс чыгымнары да түгелгән икән, дәреслек булып чыга дип уйлыйсызмы? Юк, ул нибары уку әсбабы! Күпләр бу турыда белми. Шулкадәр үк көч түгелгән! Кызганыч бит! Үзебезнең министрны авыр хәлгә куясым килми. Ул барысын да эшләргә тырыша. Ләкин без милли телдәге әсбабка килеп чыгабыз. Тагын экспертиза үтәргә, шуның кадәр үк түләргә кирәк була.

Минтимер Шәймиев заманча күптелле, икетелле мәктәпләрнең кирәклеге турында да сөйләде. Чөнки хәзерге сәясәт эре телләрне дә юкка чыгарырга мөмкин, диде ул. Мәсьәләнең әхлакый ягын да кузгатты:

– Туган тел укытучыларының эш сәгатьләре ике, кайбер фәннәр буенча бер сәгатькә кадәр кыскарды. Алар нинди акчага яшәргә тиеш? Болар бит бөтен гомерен профессиясенә багышлаган, эшенә бирелгән намуслы кешеләр. Мин алар җәннәткә эләгер дип уйлыйм. Ләкин бит дөньяви тормыштан да аерырга ярамый. Бөтен яклап уйланылган федераль программа барлыкка килергә тиеш. Без – федераль дәүләт.

Рөстәм Миңнеханов утырышны йомгаклап тәрбиянең нигезендә әхлак, гореф-гадәт, традицияләр ятканын ассызыклады:

– Татарстан бүген күп өлкәләр буенча үрнәк. Болар барысы да күмәк эш нәтиҗәсе. Тәрбия мәсьәләсенә килгәндә, мәктәп – белем бирү оешмасы гына түгел, ул тәрбияләү  урыны да. Август киңәшмәсе тикмәгә генә тәрбия мәсәләсенә багышланмаган иде. Белгечләргә тикшеренү, сораштыру эше нәтиҗәләренә игътибар итәргә чакырам. Бүген чыннан да яшьләр өчен бик күп программалар эшләнгән, мәйданнар булдырылган, җәйге ял кайгыртылган. Гаилә аерым игътибар таләп итә. Чөнки әхлак, традицияләрнең нигезе  гаиләдә салына.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү