Актанышның Киров авылында каз өмәсе гөрли

Венера һәм Алмаз Сабитовлар быел бу чарага яздан бирле әзерләнгән. 50 баш каз бәбкәсе алып үстергәннәр. Сабитовлар – 11 балалы гаилә.

https://vatantat.ru/2019/11/kazan-urtasynda-kaz-%d3%a9m%d3%99se-uzdy-fotoreportazh/

Берсе – студент, берсе армиядән кайткан, калганнары – мәктәп яшендә. Күбесе тәрбиягә алынган. Мал-туарны, кош-кортны күпләп асрарга гадәтләнгәннәр. Балалар эш тәмен белеп үсә. Чөнки күреп кенә түгел, шул тормышта кайнашып үсәләр. Каз өмәсен дә көтеп алганнар. Киров авыл җирлеге башлыгы Илфак Гаянов казларны, бисмилла әйтеп, үзе чалган.

 


Фикер өстәү