Чистайлылар буш калган тарихи йортларны саклауга әзерли

Чистайда яшәүчеләр буш калган тарихи йортларны саклауга әзерләп кую акциясендә катнаша. Волонтерлар шәһәрдәге иске биналарның ишектәрәзәләренә такталар кага һәм коймалар урнаштыра.

Район башлыгы Дмитрий Иванов шәһәрнең тарихи өлешен саклап калу буенча өч көнлек волонтерлык акциясенә кушылырга чакырган. Чарага башка шәһәрләрдән килеп катнашучылар да байтак. Шул рәвешле Чистайның борынгы өлешен угрылардан, кар-яңгыр тәэсиреннән саклап калу күздә тотыла.

 

 


Фикер өстәү