“Ватсап” – минем өчен якыннарым һәм дуслар белән аралашу урыны»

Өлкәнрәк буын кешеләрнең: “Яшьләр интернетта хәзер”, – дип сукранулары артта калды. Хәзер алар үзләре дә интернетның актив кулланучыларына әйләнеп бара. “Левада-центр” үзәге оештырган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. 55 яшьтән олырак респондентларның өчтән бере көн саен интернетта утырганын әйткән. Әле дүрт ел элек кенә андыйлар 10 процент булган. Сораштыруда катнашучыларның 65 проценты интернетка көн саен керә. Атнага бер мәртәбә файдаланучылар 4 процентны тәшкил итә. Ә сез интернетта еш утырасызмы? Аны нәрсә өчен кулланасыз?

Әсхәт Низамов, Биектау районының Дөбьяз авыл җирлеге башлыгы:

Гадәттә, интернетны мәгълүмат алу, аның дөреслеген тикшерү өчен кулланам. Авылда өлкәннәр анда еш утыра дип әйтеп булмый. Кемнәрдер бөтенләй файдалана белми. Интернет ул – күрше кебек, аның белән бигрәк тә аралашыр кешесе булмаганнар мавыга. Бездә күршегә йөрешү гадәте саклана. Җәй көне урам бәйрәмнәре уздырабыз. Шөкер, бездә әби-бабайлар намаз укый, ураза тота. Халыкның интернетка керергә вакыты да юк: мал-туар янында кайнаша, кышын кар көри.

Аделина Биккинина, фотограф:

– Эшем интернетка тыгыз бәйле. Тәүлекнең 24 сәгате, атнаның җиде көне телефонда үтә дисәм дә була. Мин читтән торып эшлим, шуңа күрә аннан башка тормышны күз алдыма да китерә алмыйм. Компьютерлардан интернетка сирәк тоташам. Университетта төркем старостасы булгач та, телефонны ераккарак куеп торып булмый. Укуга бәйле хәбәрләрне шул интернет аша беләбез. “Инстаграм” һәм “Телеграм” социаль челтәрләреннән файдаланам. “Ватсап” – минем өчен якыннарым һәм дуслар белән аралашу урыны. Әле менә соңгы арада үземә телефон, социаль челтәрләрдән ял бирү турында уйлана башладым. Файдалы яклары күп булса да, интернет, телефон бик күп вакытны ала шул.

Фәнзилә Мостафина, журналист:

– Интернетны бик еш кулланам. Беренче чиратта, бу һөнәремә дә бәйле. Көнемнең кимендә өч-дүрт сәгате интернетта яңалыклар белән танышып, үз язмаларыма материал туплап үтә. Социаль челтәрләрдә дә эш буенча утырырга туры килә. Интернетка буш вакытта да керәм. Әйтик, музыканы интернеттан кабызып куям, транспортта барганда видео, фильм карыйм, сирәк булса да, аудиокитаплар тыңлыйм. Шул ук “Инстаграм” сәхифәләрен карап чыгар өчен генә дә күпме вакыт кирәк. Интернетта утыруның хәйран гына өлешен аралашу алып тора.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрь (Мөслим):

– Ун ел элек ачкан сайтым бар. Шунда Мөслимнең, туган авылыбыз Түрешнең тарихын урнаштырдым. Сайтта минем иҗатымнан тыш, районыбыздан чыккан сәнгать әһелләрен дә урнаштырдым. Алдынгы хезмәт алдынгыларын да күрергә була. Мәчетләр, табигать күренешләре дә шактый. Элек мәктәптә эшләгәндә миңа андый мәгълүмат җитмәде. Башкалар рәхәтләнеп файдалансын дим. Көн дә булмаса да, гел яңартып торам. Ә озак вакыт интернетта утырган яшьләргә ачу килә. Нәрсәдер эзлиләр дә эзлиләр, бүтәннәрне күрмиләр. Шулай татар телен өйрәнсәләр, бик хуплар идем.

Алсу Фаракшина, пародист:

– Интернетта бик күп утырам. Ярты көнем шунда үтә дисәм дә була. Бөтен нәрсәне белеп торасы килә бит. Йокыдан торып, күзне ачкач та, тизрәк телефоныма үреләм. Әйтерсең, төн чыкканчы, әллә ниләр үзгәргән. Эш буенча да миңа интернет бик кирәк. Шалтыратып сөйләшкәнче, интернет аша аралашам. Үзебез дә гел тормышны күрсәтеп барабыз. Күз тиюдән дә курыкмыйм, шайтан таягына ни булсын?! Билгеле, иремә гел телефонда казынып утыру ошап та бетми. Шуңа күрә мин иң элек өйдәге бөтен эшемне бетерәм, аннан соң гына телефонны кулга алам. Ә менә авылга кайткач, анда интернет булса да, ял итәм. Әти-әнием, туганнарым белән аралашуны өстенрәк күрәм.

Сания Сабирҗанова, пенсионер:

– Апам көн-төн интернетта утыра. Никтер мин кызыкмадым. Балалар яхшы телефон бүләк итәм дигәч тә, каршы килдем. Учыма сыярлык кечкенә телефоным бар. Интернетка да акча тотмыйм. Теләгән кешем белән шалтыратып сөйләшәм. Буш вакытларымда бияләй-оекбашлар бәйлим. Аларны ятимнәр йортына илтеп бирәм. Якыннарның телефонга төбәлеп утырганына да борчылам әле мин. Оныкта да телефон бар хәзер. Биш яшендә булса да, әллә ниләр белә. Әмма миңа бу кирәкми. Ишетеләсе хәбәр болай да тиз килеп ирешә.

 

 

 

 


Фикер өстәү