Җырчы Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы югалган(ВИДЕО)

Башкортостанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы югалган. Бу хакта җырчы үзенең инстаграм аккаунтында хәбәр итте. 

Артур Гобузов исемле егет Башкортостанның Чишмә районында буласы концерт алдыннан югала.  «Ул концерт алдыннан флешка эзләргә дип чыгып киткән булган» дип сөйли җырчы.

Ришат Төхвәтуллинның сүзләренә ышанмаучылар да бар икән. «Моны күпләр хайп дип кабул иткән. Юк, без бөтен Чишмә районы белән чынлап та Артурны эзлибез,» — дип хәбәр итә Ришат.

 


Фикер өстәү