Авылда да шәһәрдәгечә яшәп була

Авылдан халык китә, яшьләр туган якларына әйләнеп кайтырга теләми, бәби чәйләренә җыелышулар да елдан-ел сирәгәя. Кайчандыр бала-чага авазыннан гөр килеп торган авыл урамнарында буш йортлар арта… Авыл картая, аны сары сагыш баса. Мондый фикерне безгә бик еш ишетергә туры килә. Ә менә Питрәч районы бу сүзләрне кире кага. Һәм күрсәткечләре белән дәлилли. Районда яңа йортлар салына, күченеп кайтучылар арта, туучылар саны да үлүчеләргә караганда күбрәк. Быел Питрәч районы һәм Түбән Кама районының Каенлы авыл җирлеге муниципаль стратегияләр конкурсында да җиңеп чыктылар. Ноябрь ахырында Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, Бәйсез дәүләтләр бердәмлегенең Парламентара ассамблеясендә “Авыл территорияләренең тотрыклы үсеш алуы” дип аталган “түгәрәк өстәл”дә чыгыш ясап, үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Кәгазьдә язылганнарга гына ышанмыйча, уңыш серләрен үзебез күреп кайттык.   

Бер елга 150 мең квадрат метр торак

Кайбер районнар зур шәһәргә якын булуның начар якларын гына күрә. Яшьләр китә, эшләргә кеше юк, ди андыйлар. Ә питрәчлеләр минусны плюска әйләндергән.

– Россия авылларыннан ел саен 200 мең кеше китә. Безнең исә өчен төп бурыч – авылда халыкка яшәр өчен уңайлы шартлар тудыру. Әлеге максатларга сыйфатлы белем бирү, медицина хезмәте күрсәтү, эш урыннары тәкъдим итү, һәр кешегә дә тигез дәрәҗәдә үсү, формалашу мөмкинлеген тудыру юлы белән ирешергә мөмкин, – ди Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Байгилдин.

Куйган максат-бурычларга ирешүнең бер юлы – арзанлы һәм шул ук вакытта сыйфатлы, уңайлы торак салу. Районда ел саен 140–150 мең квадрат метр торак сафка баса. Ел ахырына кадәр узган ел күрсәткечләрен тагын да арттырмакчы булалар. Питрәч районы тапшырылган торак мәйданнары буенча республикада өченче урында тора. Алар Казан белән Чаллыдан гына калыша.

– Төзүчеләргә нинди ярдәм кирәк – барысы белән дә булышабыз. Шуңа күрә аларга да районга килеп эшләү уңайлы. Райондагы торак мәйданнары 45–50 мең сумнан башлана. Социаль ипотека да яхшы эшли, – ди Дамир Байгилдин.

Районның “Светлый”, “Царево” кебек торак комплексларына ел саен 3–5 мең кеше яшәргә күченә. Соңгы өч-дүрт елда гына да Питрәч районында миграцион үсеш (күченеп кайтучылар һәм китүчеләр арасындагы аерма) 11 мең кешене тәшкил итә. Дүрт ел элек 32 меңнән артыграк кеше яшәсә, бүген райондашларның саны 43 меңгә җитә. Район җирлегенә бу – бик зур саннар, әлбәттә. Туучылар саны да үлүчеләргә караганда артыграк. Искәртеп узарга кирәк, узган ел нәтиҗәләре буенча, мондый күрсәткечкә республиканың берничә районы гына ирешә алды. Шушы еллар эчендә гомер озынлыгы да 65,5 тән 67,5 яшькә кадәр арткан. Соңгы елларда мәдәни чараларда катнашучылар күбәйгән.

https://vatantat.ru/2019/11/avyl-bets%d3%99-sh%d3%99%d2%bb%d3%99rd%d3%99-ni-asharlar/

Питрәч районына халыкны җәлеп итү буенча да кызыклы чаралар уйлап табалар.  Биредә “Скорлупино” Бөтенроссия яшьләр фестивале уздырыла. Бәйрәмдә ел саен берничә мең кеше катнаша. Быел беренче тапкыр Күн авыл җирлегенә караган Әлбәдән авылында “Әлбәдән” хәрби уеннары” дип аталган Бөтенроссия фестивале дә узган. Бу – Советлар Союзы Герое, Брест крепосте каһарманы Петр Гавриловның туган авылы. 1950–1960 нчы еллардагы кирпечтән Брест крепостена охшатып ясалган корылма төзегәннәр. Киләсе елларда мемориалны эшләп бетерүгә республика бюджетыннан тагын 19 млн сум акча күчерелергә тиеш икән.

Халык белән эшләү

Районда республика программалары да яхшы эшли. Фельдшер-акушерлык пунктлары төзелгән, табиб амбулаториясе, спорт комплекслары, боз сарайлары, бассейн, мәдәният йорты, мәктәпләр һәм балалар бакчалары сафка баса.

– Әлеге ассамблеядә катнашучылар программалар турында ишеткәч шаккатты. Дөрес, бу шулай булырга тиеш тә. Республика һәм муниципаль хөкүмәт бергә-бергә, кулга-кул тотынышып эшләргә тиеш, диделәр. Авыл халкы Казанда яшәүчеләрдән берни белән дә аерылмый. Бөтен кешегә дә бер төрле шартлар тудырылырга тиеш, – ди Дамир Байгилдин.

https://vatantat.ru/2019/12/yash-tabiblar-avylga-kajtachak/

Нинди генә уңайлы шартлар тудырылса да, халыкның фикере читтә калса, игътибарга алынмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешү авыр булыр иде. Булса да, бәрәкәте артмас иде. Даими рәвештә халык белән очрашулар уздыру, халык җыеннары, “Халык контроле”нә килгән мөрәҗәгатьләр, социаль челтәрләрдәге комментарийлар җавапсыз калмый.

Тиздән Ленино-Кокушкино авылында ачылачак парк та – кулга-кул тотынып эшләүнең, аралашуның, камилләшүнең дөрес юлларын бергәләп эзләүнең матур үрнәге.

“Балачак” паркын без дә барып күрдек. Анда әниләр һәм бәбиләр, спорт яратучылар, саф һава суларга чыгучылар өчен аерым мәйданнар булдырылган. Мәдәни чаралар уздырыр өчен сәхнәсе, җәен “җырлап” торучы фонтаннары да булачак.

– Бу паркка кагылышлы фикерләрен һәр кеше әйтә алды. Кем кайда нәрсә күрергә тели, барысы да искә алынды. Соңыннан паркның концепциясе тавыш бирүгә куелды. Ахыргы нәтиҗә күпчелекнең уңай җавабыннан соң гына чыгарылды, – ди Дамир Байгилдин.

Алты авылны берләштергән Ленино-Кокушкино җирлегендә 3 меңнән артык кеше яши. Соңгы елларда биредә халык өчен күп эшләр башкарылган. Парктан кала, Яшьләр үзәгенә купшы ремонт ясалган, табиб амбулаториясе төзекләндерелгән, күп катлы йортларның тышкы ягын яңартканнар, юллар каралган, су белән бәйле проблемалар хәл ителгән. Әлеге вакытта музей-тыюлыгында зур төзекләндерү эшләре бара. Шушы авыл җирлеге халкын гына түгел, районнан килүче һәр кешене үзенә сыйдырган Яшьләр үзәгендә өлкәннәр һәм балалар өчен төрле түгәрәкләр, спорт секцияләре, китапханә эшли.

https://vatantat.ru/2019/11/tatarstanda-irle-hatynly-ike-keshene-%d2%afterg%d3%99nn%d3%99r/

Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Наталья Ксенофонтова әйтүенчә, табиб амбулаториясе бинасы 1987 елда төзелгән булган. Ул таушалса да, уңайлы, иркен урыннан башка бинага күчәселәре килмәгәч, биредә зур төзекләндерү эшләре үткәрергә дигән фикергә килгәннәр. Ремонт эшләре барганда да халыкны кабул итүдән туктамаганнар.

– Безгә халык күп йөри. Әлеге участокта гына да 5 мең кеше теркәлгән. Медицина тикшеренүләрен шушында узалар. Гомуми практика табибы өлкәннәрне дә, балаларны да кабул итә. Шулай ук терапевт та эшли. Инвалидларга, урын өстендә ятучылар янына да барабыз, – ди Наталья Ксенофонтова.

Авыл хуҗалыгы: булганны саклап калу 

Казан якын булгач, районда торсалар да, халыкның күпчелеге шәһәргә барып эшли. Калганнар йә авыл хуҗалыгы тармагында, яки зур оешмаларда хезмәт итә.  Питрәч башка районнар кебек терлек саны буенча мактана алмый, шәхси хуҗалыкларда да сыерлар күп түгел. Районда барлыгы 10 меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Шәхси хуҗалыкларда аларның саны 5987гә тула. Шуларның 1124е – сыер. Йөзләп фермер, сигез эре авыл хуҗалыгы оешмасы бар.

Аның каравы питрәчлеләр чимал эшкәртүне максат итеп куя. Мәгълүм булганча, монда узган ел сөт эшкәртү заводы ачылган иде. Берничә ел элек ике һәм өч сыер асраучылар сөт җыючы булмаудан зарланса, хәзерге вакытта бу проблема да уңай хәл ителгән. Халыктан җыелган сөткә базар бәясеннән уртача ике сумга артыграк та түлиләр әле.

Лашман авылы сабагы: Син дә – мулла, мин дә – мулла…мы?

– Питрәч районы мөгезле эре терлек санын, сөт күләмен арттыру максатын куймый. Чөнки безнең район халкының күпчелеге шәһәрдә эшли. Без булганны саклап калырга һәм төп игътибарны эшкәртүгә бирергә тырышабыз, алай эшләгәндә, сөтнең бәясе дә кыйммәтрәк йөри. Җитештерүчедә сөтнең бәясе 20 сум торса, кибеттә аны 50 сумга сатарга мөмкин, – ди Дамир Байгилдин.

Дөрес, әлегә район үзе генә эшкәртер өчен чимал җиткерә алмый. Шуңа күрә киләчәктә авыл хуҗалыгы районнары булган Теләче, Балтач, Кукмара, Саба, Арча белән эшләү ниятләре бар. Әлегә завод елына 10 мең тонна гына сөт эшкәртә. Икенче завод якын киләчәктә 200 мең тоннага кадәр арттырмакчы икән.

– Халык авылда яшәсен өчен, аңа уңайлы шартлар булдырырга кирәк. Яхшы йорты яки фатирыннан ерак булмаган эше, баласын йөртергә бакчасы, укытырга мәктәбе, авырып китсә, мөрәҗәгать итәргә фельдшеры, концерт карарга клубы бар икән, нигә аңа ыгы-зыгылы шәһәргә китәргә? Хәзер һәр җирдә Интернет бар. Теләгән кеше өйдән торып кына да эшли ала, – ди Дамир Байгилдин. – Казан һәм Питрәч тормышы бернәрсәсе белән аерылмый. Әлеге стратегиядә без әнә шуны исбатларга тырыштык.

Зөһрә Садыйкова

Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Байгилдин:

– Дүрт ел элек районда 32 меңнән артыграк кеше яшәсә, бүген райондашларның саны 43 меңгә җитә. Район җирлеге өчен бу – бик зур саннар, әлбәттә. Туучылар саны да үлүчеләргә караганда артыграк.


Фикер өстәү