“Ашыгыч ярдәм”дә ун елдан артык эшләгән кешедә хроник чирләр башлана «

Табибларга өметләник, үзебез дә сак булыйк. “ВТ” хәбәрчесе “Ашыгыч медицина ярдәме” станциясе хезмәткәрләре белән эшләп кайткач, әнә шундый фикергә килде. Табибларның үз кагыйдәсе һәм эш тәртибе бар. Кайбер хасталарга исә дару белән укол түгел, бер җылы сүз дә җитә.

Озак сөйләшер урын түгел

Без, җомга көнне иртән, табиб анестезиолог-реаниматолог Ләйсән Хәкимуллина, фельдшер Ренат Хәбибрахмановлар белән юлга кузгалдык. Бу – станциядә бер ел элек кенә оешкан анестезия-реанимация бригадасы. Барлык хезмәткәрләр укып, сертификат алган. Табибә – яшь белгеч, икенче аен гына эшли. Аңа кадәр сигез ел укыган. Алты ел Ижевск медицина университетында белем алгач, ике ел Казан дәүләт медицина академиясендә ординатура үткән. Ләйсән Ижевскида укыганда да “ашыгыч ярдәм”дә эшләгән. Ике шәһәрдәге аерманы тиз сизеп алган ул.

– Казанда станция ишегалдына килеп кергәч тә, машиналарны күреп шаккаттым. Барысы да яңа, заманча. Ижевскида “Уаз”лар иде, кабинага таралган бензин исенә башлар әйләнде. Кыш көне салкын, җәен пешеп үләрлек кызу булды. Җиһазлар да әллә ни юк. Казандагы белән чагыштыра торган түгел, – ди табибә.

Фельдшерның тәҗрибәсе зур, ул 1996 елда Казан медицина көллиятен тәмамлагач, бирегә эшкә урнашкан. Бай тәҗрибәсеннән чыгып, аның сөйләр сүзе күп, ләкин “ашыгыч ярдәм”дә эшләгән кешенең озаклап сөйләшеп утырырга түгел, чәй эчеп, тамак ялгап алырга да вакыты юк икән. Моңа кадәр ул хакта уйланылмаган, үзем күргәч, ышандым.

Камил Якуб урамындагы фатирда бик авыр хәлдәге хатын-кыз янына дәшеп алдылар. Аның диагнозын санап бетерә торган түгел:  икенче тип диабет, күкрәгендә яман шеш,  өч тапкыр инсульт кичергән. “Кичә  хәле әйбәт иде, бүген бернинди реакциясе юк, тагын инсульт түгелме икән дип борчылдым”, – ди килене. Авыру ханым беренче инсульттан соң ук сөйләшә алмый икән. Авырый башлаганнан бирле, әле бер, әле икенче улының гаиләсенә күчеп йөри.

Кардиограмма төшерделәр. Авыруның аягы күтәрелми, кулы тотмый, селкенмичә ята. Дөньяда бөтенләй гаме юк кебек… Беренче инсульттан соң аңа өченче төркем инвалидлык биргәннәр, бер елдан аны кире алганнар. “Инвалидлык алыр өчен табибларга күренергә, күп йөрергә кирәк, бара алганыбыз юк”, – ди килене. Сырхау яткан зал бүлмәсендә зәһәр буяу исе таралган иде. Фатирда ремонт бара икән. Авыруга кан тамырларын киңәйтә торган укол ясадылар. Аңа 66 яшь кенә икән әле. Бик олы күренә. Озак еллар архивта эшләгән. Пенсиягә чыккач та эштән китәргә теләмәгән.

– Без аңа эшләмә, үзеңне кара дип әйттек, тыңламады, – ди килене. – Беренче инсульт та эш урынында булды. Аннары икенчесе, өченчесе, диабет, онкология… Менә хәзер бик теләсә дә үзен карый алмый, көче юк,  кашыктан ашатабыз. Теге чакта безне тыңлаган булса…

Табиблар да авырыймы? 

Әйе, сәламәт кеше дөнья көтә, ә авыру ни көтә?.. Бу фатирдан чыкканда йөрәгем кысылган, күземә яшь тулган иде, авыр сулап куйдым. Янәшәмдә атлаучы фельдшер белән табибәнең дә кичерешен беләсе килде.

– Без йөри торган хасталарның 50 проценты шундый хәлдә, – ди Ренат Хәбибрахманов. – Алар участок терапевты белән даими элемтәдә булырга тиеш. Бу авыру әле бер, әле икенче җирдә яшәгәч, төрле табибларга эләгә. Ул ягы уңайсыз.

Машинага утыргач, табибә дә, фельдшер да авыруга ничек хезмәт күрсәтүләре турында бик җентекләп яздылар. Һәрберсе станциядә теркәлеп бара икән. Бригадаларның эш сменасы иртәнге 9да башлана һәм бер тәүлек буе кизүдә алар. График буенча ял итәләр. Күп кеше бүтән җирдә дә эшли. Җитәкчелек графикны хезмәткәргә ничек җайлы, шулай төзи икән. Тәүлек буе эшләүчеләр ике-өч көн ял итәргә тиеш.

– Хатыным да – медик, эшне аның белән чиратлаштырабыз. Өйдә ике бала, берсе – инвалид, карарга кирәк, калдырырга кеше юк, – ди Ренат. – Ялга, өстәмә белем алырга укырга киткәндә, авырган очракта хезмәттәшләр белән бер-беребезне алмаштырып торабыз.

“Ашыгыч ярдәм табиблары да авырыймы?” Беләм, бу соравым, укытучы да бәрәңге ашыймы, дигән шикелле сәер яңгырады.

– Авырый, ничек кенә әле, – ди фельдшер. – Без дә тимердән түгел. “Ашыгыч ярдәм”дә ун елдан артык эшләгән кешедә хроник чирләр башлана. Һәр икенче кешедә – гипертония, бил авырта, остеохондроз. Авыруларны дүртенче-бишенче каттан носилкада күтәреп төшәргә туры килә. Әле кичә генә шундый очрак булды. Бүген үзем генә, калган көннәрдә ике фельдшер эшлибез, алай җиңелрәк.

Икенче чакыру Космонавтлар урамындагы “Пятерочка” кибетеннән иде. Шунда эшләүче 58 яшьлек ир-атның йөрәге авырта дип хәбәр иттеләр. Кибет эченнән склад шикелле бер бүлмәгә узабыз. “Иртән әйбәт кенә йөрдем. Бер җирем авыртмады. Кисәк тыным бетте, күкрәк тирәсен кысып алды, һава җитми башлады, – ди сырхау. – Авырту аркага күчте, кулларыма хәтле тирләп чыкты…” Аннан: “Кичтән салган идегезме әллә?” – дип сорадылар. “Юк, салмадым, мин бөтенләй эчмим”, – дигән җавап ишеттек. Эш урынында йөрәге авырта башлагач, үзе белән йөрткән даруларны эчкән. Элек тә мондый хәлләр булгалаган, дару капкач, 15 минуттан авырту беткән. Йөрәк тибеше ешайган: минутына – 170. Укол ясагач, 73кә калды. Хастаны тимерюлчылар хастаханәсенә алып киттеләр. Кибет җитәкчелеге, болай да узмасмы соң, өйгә генә озатыйкмы әллә дисә дә, белгечләр, сырхауга  кимендә 2-3 сәгать табиблар күзәтүендә булырга кирәк, дип аңлатты. Ул, шөкер, үз аягында йөри иде. Аны хастаханәнең кабул итү бүлегендә калдырдык.

Без кабат – машинада. “Чакыргач, өйгә кертмичә калганнары юкмы?” – дип кызыксынам фельдшердан. “Төрле ситуацияләргә тарыйсың, – ди ул. –Кайчакта, фәлән адрес буенча әби авырып ята, тизрәк килеп җитегез!” – дип шалтыраталар. Без киләбез, әби – өйдә, тик ишекне ачарга теләми. Мин сезне чакырмадым ди. Оператордан белешә башлагач, бүтән җирдә яшәүче туганнары шалтыратканы ачыклана. Ялгыз яшәүче карчык телефоннан сөйләшкәндә, үзен начар хис итәм, дип зарланган икән. Тегеләр хәл белешергә үзләре килеп тормаган, “ашыгыч ярдәм” номерын җыйган… Кайбер кеше машинада барганда, урамда утырган кеше күрсә дә, тизрәк бригада чакырта. Без килеп җиткәнче, теге кеше киткән була. Башта янына барып хәлен белешергә булмыймы?

“Карчык белән яшәгәндә авырмадым” 

Ул арада рация аша Журналистлар урамына барырга куштылар. Олы яшьтәге ир-атның кан басымы күтәрелгән. Моңа кадәр дә йөрәге авыртып хастаханәдә яткалаган. Препаратларны төргәге белән алып куйган. Кайсын эчим, дип киңәш сорый. “Хәзер кан басымыгыз төшкән, нормада, кардиограмма да җитди үзгәрешләр күрсәтмәде. Бернәрсә дә эчәргә кирәкми, ятып ял итегез”, – диде аңа белгечләр. Ул безне торып озатып калды. “Карчык белән яшәгәндә авыруның ни икәнен дә белмәдем. Үлде шул, ялгызым калдым”, – ди бабай. Күзеннән ике бөртек яшь саркып чыкты. Ялгызлык  һәм чирләр… Тән авыртуы, күңел сыкравы… Кайсы көчлерәк?

Космонавтлар урамына кабат чакырдылар. Гомумән ул көнне шул урам тирәсендәге биш катлы “хрущевка” йортларда күп йөрдек. Белгечләр җиһаз тутырылган авыр сумкаларны үзләреннән калдырмый. Лифтка өметләнәсе юк. Дүртенче, бишенче катка бер мендек, бер төштек… Сулыш капты…

Чираттагы авыру янына ашыгабыз. 81 яшьлек әби фатирында аңын югалткан. Ишекне 25 яшьләрдәге хатын-кыз ачты. Әбинең оныгы икән. Эчкә үттек. “Хрущевка”дагы фатирның тар гына йокы бүлмәсенә бер-бер артлы диван һәм карават куйганнар. Уртасында шкаф та сыйган. Әби караватта ята. Сорауларга җавап бирмәде, күтәрелеп карамады, күзен ачмады.  Кардиограмма куйдылар һәм берничә секундтан кире алдылар. Аның кирәге юк иде инде… “Ул 10–15 минут элек үлгән, – ди табибә Ләйсән Хәкимуллина. – Хәзер инде берни эшли алмыйбыз”. Оныгы һәм улы аптырашта. Кыз еларга тотынды, якыннарына шалтыратты. Әбисе аяк буыннары сызлап, ревматологта исәптә торган. “Соңгы елларда күп йөрмәде. Ашый да, яту ягын карый иде. Бүген дә иртәдән урыныннан кузгалмады, кәефе булмады. Күптән түгел генә кулын тотып карадым, салкын иде. Кем уйлаган аны, үлгән дип, сизмәдек тә”, – ди улы. Табибә полициягә шалтыратып хәбәр итте.

– Олы кешенең нәрсә белән авырганын кайчак якын кешеләре дә белми, чөнки табибка күренмиләр, дару эчмиләр, – ди Ренат Хәбибуллин, фатирдан чыккач. – Бу әбинең дә башка чирләре дә булган. Юкса гел яту ягын карамас иде”.

Кабат – юлга… Белгечләр тагын берничә мәртәбә кан басымы күтәрелгән кешеләргә ярдәм күрсәтте. Бер ир-атка инфаркт булган иде, КФУ медсанчастена илттеләр. Рациядән көн буе хәбәрләр яңгырап торды: бер хатын-кыз тын ала алмый… Ир-ат йөрәге тотып егылган… Урта яшьләрдәге ханым кибеттә эчен тотып бөгелеп төшкән…

20 минутта килеп җитәсе

“Ашыгыч медицина ярдәме” станциясе баш табибы урынбасары Марина Егорова сүзләренә караганда, табибларга кытлык бар, ә фельдшерлар җитәрлек. “Ашыгыч ярдәм”не чакыргач, бригада авыру янына 20 минут эчендә килеп җитәргә тиеш.

– Казандагы һәрбер хастаханә аерым көннәрдә авыруларны кабул итү өчен кизү тора. “Ашыгыч ярдәм” инсульт, инфаркт кичергән хасталарны кешенең яшәү урынына якын кан тамырлары авырулары үзәкләренә илтә. Нинди авырудан кайсы хастаханә кабул иткәнен дә “ашыгыч ярдәм”гә шалтыратып белешеп була, – ди Марина Егорова. – Кайбер кеше атна саен чакыра, күбесе – ялгыз яшәүче әби-бабайлар. Олы яшьтәгеләр, үлеп китәрмен дә, беркем белми калыр, дип курка. Станциядә еш чакыручыларның аерым исемлеге дә бар. Барлык мәгълүматларны ул кеше беркетелгән поликлиникага җибәрәбез. Кемгәдер тынычландыра торган препаратлар билгеләү җитә, кемнеңдер даими эчә торган даруын башкага алмаштырырга кирәк. Кыскасы, беркем дә игътибарсыз калмаска тиеш.

Быел август азагында станциянең автопаркындагы 65 машинаны яңартканнар. Май аеннан сентябрьгә чаклы ике мотоцикл бригадасы эшли. Алар чакырган урынга тизрәк килеп җитә. Ярдәм күрсәткәч, авыр хәлдәге кешеләр булса, бригада чакыра. Станциядә психик авырулар өчен өч бригада эшли. Яман шеш белән авыручыларның өйләренә онкология диспансерыннан белгечләр барып ярдәм күрсәтә.

Чакырулар ел фасылына карап та үзгәрә. Кышкы чорда грипп, тын юллары чирләре белән авыручылар күбәйгәч, алар хезмәтен файдаланучылар тагын да арта. Бәйрәм көннәрендә эшләре тагын да арта икән. Җәрәхәтләр, пешүләр, артыгын ашау-эчүнең дә азагы “ашыгыч ярдәм” чакырту белән тәмамланырга мөмкин. Туристлар, кунаклар да күп килә. Аңа карап  “ашыгыч ярдәм” бригадалары артмый. Кыскасы, табибларга өметләник, әмма үзебез дә сак булыйк.

Фәния Арсланова 

КИҢӘШ

Хәзер күп кеше кесә телефонын куллана. “Ашыгыч медицина ярдәме” бригадасы телефоннары – 103, 112. Казанда 80 бригада эшли. Алар карамагында – 110 машина. Көнгә 1100–1200 чакыру буенча чыгып китәләр.

БЕЛГЕЧ СҮЗЕ

Фәрит Гәләветдинов, “Ашыгыч медицина ярдәме” станциясе баш табибы:

– Кайбер кеше бармагы авыртса да, төнге бердә табиб чакырта. Андый чакта участок табибына барсалар да була бит. Шундый очраклар аркасында авыр хәлдәге хасталар янына барып өлгермәү куркынычы бар.


Фикер өстәү