Ике яшьлек кызын кыйнаган хатынны тоткарлаганнар

4 декабрь көнне Мәскәүдә ике яшьлек кызны кыйнауда шикләнелүче хатын-кыз тоткарланган. Полиция хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, чәршәмбе көнне дәваханәдән полициягә баш мие селкенүе белән ике яшьлек кыз китерелүе турында хәбәр килә.

Пәнҗешәмбе көнне полиция хезмәткәләре кызның әнисе, 29 яшьлек хатын янына барган. Ул үз гаебен танымый. Әлеге вакытта бу хәл буенча тикшерүләр бара.


Фикер өстәү