КамАЗ Арктиканы иңләргә җыена

Чаллы автогигантына – 50. Бүген кая таба бара ул? Завод – теләсә кайсы авыр шартларда, хәтта Арктикада да эшли алырдай машиналар җитештерү юлында. Гомумән, КамАЗ илебезнең халык хуҗалыгына нинди машиналар кирәк, барысын да җитештерә. Аларны экспортка да күпләп чыгара.

Татарстан Президенты Чаллыга КамАЗ юбилеена килгәч, журналистлар белән әңгәмәсендә шундыйрак фикерләр җиткерде. Тантанага кадәр ул заводның фәнни-техник үзәгендә булып, автогигантның өр-яңа эшләнмәләре белән, аннан соң Татарстандагы иң зур күп функцияле үзәкнең эше белән танышты.
Рөстәм Миңнеханов КамАЗның 50 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантанада билгеләп үткәнчә, шәһәрдә, әлеге вакыйгага тәгаенләп, социаль, транспорт һәм юл инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән күп кенә проектлар тормышка ашырылган. Әйтик, бер мәктәп һәм алты балалар бакчасы төзелгән, юллар төзекләндерелгән, республика онкология диспансеры филиалын, театр бинасын төзү эшләренә керешелгән. Ә инде берничә көннән соң өсте ябулы футбол манежына тәүге нигез ташы салу көтелә.
– Көчле фәнни-техник һәм җитештерү базасы автогигантка киләчәккә ышанычлы төстә карау мөмкинлеге бирә. Предприятие үзенең 50 еллыгын җитештерү өлкәсендә тулысынча яңарыш белән каршылый: кабина кысаларын җитештерү заводы ачылды, алюминий ягулык баклары, заманча двигательләр конвейерлары эшли башлады, ел ахырына кадәр К5 буыны йөк машиналары “таба”дан төшәчәк. Электр транспортын һәм йөртүчесез йөк машиналарын җитештерү буенча бик өметле юнәлешләр барлыкка килде, – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Президент.
Рөстәм Миңнеханов КамАЗның дөнья күләмендә авыр класслы йөк машиналарын җитештерүче иң зур 20 предприятие исәбенә кергәнлеген, Россия һәм Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге илләрендәге һәр 3 йөк машинасы арасыннан берсенең Чаллы автогигантында эшләп чыгарылганлыгын аерым басым ясап әйтте.


Фикер өстәү