Татарстан белән Таиланд арасында товар әйләнеше 60 миллион доллар чамасы тәшкил иткән

“Россия белән Таиланд арасындагы дустанә элемтәләр кысасында Татарстанның әлеге ил белән хезмәттәшлеген югары бәялибез. Таиланд – Россиянең Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге иң өлкән партнеры, 2017 елда дипломатик мөнәсәбәтләргә 120 ел тулу билгеләп үтелде”. Бүген Татарстан Президенты Хөкүмәт йортында Таиланд корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Тханатип Упатисинг әфәнде белән очрашуында шулай дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, 2018 ел йомгаклары буенча, Татарстан белән Таиланд арасында товар әйләнеше 60 миллион доллар чамасы тәшкил иткән. Бу – әйбәт үсеш.
– Безгә товар әйләнеше күләмен тагын да арттырырга кирәк, дип исәплим. Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, энергетика, машина, автомобильләр төзү, аларга детальләр җитештерү өлкәләрендә Таиланд компанияләре белән элемтәләрне үстерү өчен зур мөмкинлекләр бар, диде республика Президенты. Тханатип Упатисинг әфәнде, үз чиратында, Татарстанда бик җылы кабул итүгә рәхмәт белдереп, республикага килүебезгә 30 сәгать чамасы гына әле, әмма инде төбәк икътисады һәм аның мөмкинлекләре турында бик күпне белүгә ирештек, диде. Аның фикеренчә, икътисад һәм сәнәгать, шулай ук туристлык өлкәләрендә элемтәләрне үстерү ике якка да зыян итмәячәк.

 

 


Фикер өстәү