Йолдызнамә | 9–15 декабрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Туганнарыгыз белән аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Тынычрак булырга тырышыгыз: хаклык алар ягында кебек.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Кеше белән уртак тел таба, аның хәленә керә белү, шулай ук эчке сиземләү керемле эшләрдә катнашу мөмкинлеге бирер. Тик бер киңәш: фикерегезне кызып-кызып яклаудан баш тартыгыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Рухи яктан үсү, нәрсәләргәдер өйрәнү өчен, сәяхәткә чыгу өчен шәп чор. Тик үзегезгә “җирдән аерылуга” комачаулаучылар табылмагае…

Кысла (22.06 – 22.07) Җитәкчегез дә, хезмәттәшләрегез дә, сезнең булдыклылыкны күреп, телсез калыр. Шул ук вакытта дәрәҗәле кәнәфидә утыручы яклаучыгыз да барлыкка килер әле.

Арыслан (23.07 – 23.08) Алтын таулар вәгъдә итүчеләргә ышанып, харап була күрмәгез! Күктәге торнага карап, кулдагы чыпчыкны ычкындырмагыз, дип киңәш итә йолдызлар.

Кыз (24.08 – 22.09) Һәр почмактан бәхет елмаерга гына торачак. Гомумән, сезнең өчен елның иң кызыклы, иң уңайлы чоры. Мөлаем, энергияле, талантлы, өстәвенә әле акчалы да булып куячаксыз.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Кесә ягын калынайтасы килә, әмма мөмкинлек чамалы. Шулайракмы? Бераз гына көтик инде. Акча ишелеп үк төшмәсә дә, йолдызларның вәгъдә итүенә караганда, шактый булыр ул, шактый…

Чаян (24.10 – 22.11) Көч-куәтнең ташып торуы эштә кеше көнләштерерлек уңышларга һәм берәүгә үлеп гашыйк булуга китерер. Әмма хисләр белән саграк! Гаиләлеләр өчен генә дә әйтелгән сүз түгел бу…

Укчы (23.11 – 21.12) Кайберәүләргә карьера баскычлары биегәергә тора: офыкта яңа вазифа, яңа коллектив шәйләнә. Мәхәббәт мәсьәләсендә дә күңелгә ятышлы хәлләр, матур сюрпризлар көтелә.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Акча ягын кайгырту өчен бик-бик уңышлы чор. Уйламаганда-көтмәгәндә генә файдалы элемтәләр барлыкка килеп, алдыгызда шәп кенә мөмкинлекләр ачылыр. Өстәвенә әле сөеклегез дә куандырыр.

Сукояр (21.01 – 19.02) Тырышлык һәм сүзгә осталык кайбер кемсәләрнең борыннарына чиертү белән төгәлләнер. Әмма шуны белеп торыгыз: артык шикләнүчән булуыгыз, ышанмаучанлык гадәтегез, юлыгызга аркылы төшеп, искитмәле мөмкинлектән коры калдырырга мөмкин.

Балык (20.02 – 20.03) Тормышыгызда берсеннән-берсе матур хәлләр көтелә. Эштә дә әйбәт! Җитәкчегез, хезмәтегезне бик шәп бәяләп, үзегезне күкләргә чөеп мактаячак.


Фикер өстәү