Чаналар тартып, без киттек тауга

Кышкы ялга әзерләнгәндә, нәрсәгә игътибар итәргә?
Сәламәт тормыш рәвеше белән мавыгучылар көннән-көн күбәя, җәмәгать! Ә аны инде актив ялсыз күз алдына да китереп булмый. Монысы, әлбәттә, кышын буш вакытларны аякка чаңгымы, тимераякмы, башкасынмы киеп уздыруны аңлата.
Үзебез кебек гади халык арасында тимераякта шууның киң таралган күңел ачу төрләреннән берсенә әйләнеп баруын сизәсезме икән?! Шәһәр, район үзәкләре шугалакларында гына түгел, кайвакыт хәтта авылларда инеш бозында, чыжлатып, тимераякта шуып йөрүчеләрне дә очратырга мөмкин хәзер. Балалар шуар инде, олыракларны күздә тотып әйтүем… Кыскасы, спорттан ерак торучылар да тимераякка өстенлек бирә башлады хәзер. Шулай икән, бозда шуу теләге белән янучыларыбызга тимераяк сайлауда берничә киңәш биреп үтүнең артыгы булмас.
Тимераяк
Фигуралы шуу, хоккей уйнау, узышу өчен билгеләнгән төрләренә тукталып тормабыз. Чөнки газета укучыларыбыз арасында профессиональ спортчылар булырга хыялланучылар күп түгелдер. Безне иң кызыксындырганы – һәвәскәрләр (яки ял итү өчен) һәм балалар тимераягы.
Һәвәскәрләр өчен. Мондый тимераяклар тышкы кыяфәте ягыннан хоккей, фигуралы шуу яисә тәгәрмәчле тимераякка охшарга мөмкин. Әмма алар ботинкасының йомшаграк һәм җылырак булуы белән аерылып тора. Тимераякның бу төре бозда бөтерелеп, әллә нинди хикмәтле хәрәкәтләр ясарга өйрәнү яисә дөнья бетереп шайба артыннан чабу өчен түгел, ә бозда ашыкмыйча, үз көеңә генә шуып йөрү өчен билгеләнгән. Гомумән, әле шуарга гына өйрәнеп килүчеләр өчен бик кулай ул. Иң төп киңәш: шнурының, роликлы тимераяклардагы кебек, пластиктан ясалганына караганда гадәтиен сайлап алу әйбәт. Ник дигәндә, пластик каптырмалар сынарга мөмкин. Ә аларны ботинкасы-ние белән генә башкасына алыштырырга мөмкин. Тагын шунысы бар: кибеттә тимераякны җылы оекбаш белән киеп карарга кирәк.
Балалар өчен. Мондый тимераяклар киңрәк табанлы була. Шулай ук ике табанлылары да сатыла. 4–5 яшьтәге сабыйлар өчен иң яхшысы – шул ике табанлысы. Шуарга өйрәнә башлагач, бер табанлысына күчәргә була. Балаларга үлчәме кечерәя-зурая торган (3–5 үлчәмгә) тимераяклар да бар. Алар карап торышка һәвәскәрләрнеке кебек. Ә инде баланы чын-чынлап спортка бирергә теләүче ата-аналарга тимераякларны сайлап алынган спорт төренә (хоккей яки фигуралы шуу) карап сатып алу киңәш ителә. Бу очракта тимераякны күп дигәндә 2 үлчәмгә генә зуррак итеп сайлап алырга мөмкин. Юкса баланың аягы ботинка эчендә “уйнап” йөриячәк, ә бу исә боз өстендә имгәнүгә китерергә мөмкин. Ә инде шнурга килгәндә, гадәти киҗе-мамык тукымадан эшләнгәненнән яхшысы юк. Ник дигәндә, синтетик шнурлар суыкта сүтелеп китүчән була.

Чаңгы
Инде әйткәнебезчә, безне профессиональ спорт кызыксындырмаганлыктан, бу очракта да һәвәскәрләр (“fitness” дип тамгалана) яки ял чаңгысын гына карап үтик. Кышкы урманда, парк-скверларда йөрергә яратучыларга башкасы кирәкми. Универсаль чаңгылар бу. Ягъни һава торышы нинди булуга карамастан, рәхәтләнеп шуарга була. Арзанрак материалдан эшләнгәнлектән, профессиональ чаңгыга караганда авыррак анысы. Әйтик, спортчылар чаңгысының авырлыгы 1 кило чамасы булса, һәвәскәрләрнеке – 1,4–1,5 кило.
Чаңгыны иң элек кешенең буй озынлыгына һәм авырлыгына карап сайлыйлар. Чаңгы озынлыгын буй озынлыгына 15, 20, 25 сантиметр кушып чыгаралар (гәүдә авыррак булган саен, сантиметрлар күбрәк кушыла). Әйтик, гәүдә озынлыгы 180 см икән, чаңгы озынлыгы 205 сантиметр булырга тиеш.
Чаңгы таягына килгәндә, безгә тулысынча углерод җепселләреннән (композит материал дип атала) генә эшләнгән кыйммәтлесен алудан мәгънә юк. Әлбәттә, бик уңайлы һәм җиңел ул, әмма бәясе нык “тешли”. Гәүдә авырлыгы артык зур булмаганнар һәм балалар өчен пыяла җепселдән ясалган таяк кулай. Ә инде зуррак гәүдәлеләргә углерод белән пыяла җепселләрне бергә кушып эшләнгәнен яки алюминиен сайлап алу кирәк. Алюминий дигәч тә, аның элеккеге зур боҗралы, катырак тотсаң, бөгелергә дә күп сорап тормаган таяклар белән бернинди дә уртаклыгы юк. Заманча алюминий таяклар бик матур: бу яктан алар композит материалдан эшләнгәннәреннән аерылмый.
Балалар яки үсмерләр чаңгысы. “Junior” дип тамгалана. Гадәттә пластиктан эшләнә. Егылып имгәнмәсен өчен балага чаңгының ниндиен сайлау кулайрак? Озын чаңгы белән йөрү авыррак. Шуңа күрә чаңгыда шуу теләген сүндермәс өчен, уңайлырагын сайлап алыгыз. Бу очракта иң элек аның гәүдә авырлыгын истә тотып эш итү кирәк: гәүдә авырлыгы 20 кг чамасы икән, чаңгы озынлыгы 70 см булырга тиеш, 20–30 кг икән, 90 сантиметрлы чаңгыдан да әйбәте юк. Ә инде гәүдә озынлыгы белән чагыштырганда, чаңгының гәүдәдән 20 сантиметрга озынрак булуы шарт. Чаңгы таягының исә, киресенчә, гәүдә озынлыгыннан 20 сантиметрга кыскарагын сайлап алу киңәш ителә (бу шулай ук зурларның чаңгы таякларына да кагыла).

Һава тутырылган чана
Тимераяк-чаңгы кигәнче, иң элек аларда йөрергә өйрәнергә кирәк булса, бу яктан караганда, бүген гадәти чаналарны кысрыклап чыгарган “ватрушка” (чын исеме – тюбинг) – иң уңайлысы. Шул ук вакытта, иминлек таләпләрен үтәмәгәндә, иң хәтәре, дип тә өстәп куярга онытмыйк.
Нәрсә ул тюбинг? “Торба” мәгънәсендәге инглиз сүзеннән алынган. Карлы таудан шуу, шулай ук суда уйнау өчен билгеләнгән. Аннан олысы-кечесе – барысы да файдалана ала. Гадәти чаналардан аермалы буларак, күпкә җиңел. Шулай ук уңайлы тоткычлар, саклагыч каешлар белән тәэмин ителгән. Бер генә түгел, ике кешене утыртуга көйләнгәннәре дә бар.
Һавва тутырылган чананың нигезен автомобиль камерасы тәшкил итә. Җайланманың ныклыгы шуның сыйфатына бәйле. “Ватрушка”ның үзебездә җитештерелгән камералысын сайлап алу хәерле, чөнки алар чит илдә ясалган “туганнары”на караганда күпкә ныграк.
Камераның диаметры чана диаметрына туры килә. Әмма кайбер очракларда туры килмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, камера үлчәме кимрәк икән, һаваны күбрәк тутырырга кирәк. Бу җайланманың ныклыгын һәм тизлеген арттырачак. Йомшаграк камералысында, тизлеге искитәрлек булмаса да, шуып төшү җайлырак.
Шуганда, ертылып китепме, башкачамы кәефне кырмасын өчен, “ватрушка”ны ничек дөрес итеп сайларга? Сатып алганда, нәрсәләргә игътибар итәргә? Иң элек нинди материал белән тышлануын карарга кирәк. Иң яхшысы – ПВХ тукымадан эшләнгәне. Мондый тукыма яхшырак шуа, шулай ук ныграк та. Нейлон кебек тукыма белән тышланганы тизрәк туза. Ә инде “ватрушка”ның төбе бик нык ПВХдан (тыгызлыгы 900 г/м2 булса яхшырак) ясалган булырга тиеш.
Үлчәменә килгәндә, кешенең буена карап билгеләнә. Гадәттә “ватрушка” диаметры 60–150 см чикләрендә тирбәлә, әмма зуррак һәм кечерәк диаметрлылары да бар. Гәүдә озынлыгы 2 метр чамасы булса яки ике кешелек чана алу теләге туса, диаметры 120 сантиметрдан зуррагын сайларга кирәк. Ә инде 175 сантиметрдан кыскарак гәүдәлеләргә 110–115 сантиметрлысына тукталу дөрес булачак.

Уеннан уймак чыкмасын
Һава тутырылган чанада шуу шактый ук куркыныч күңел ачу төре булып санала. Шуңа күрә аңа утырып шуганда күңелсезлекләргә юлыкмас өчен, кайбер куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
1. “Ватрушка”да бары тик махсус әзерләнгән тауларда гына шуарга.
2. Трамплинлы таулардан шуарга ярамый: җиргә “очып” төшкәндә, бик нык “сикереп”, асты өскә килергә мөмкин.
3. Махсус әзерләнмәгән гадәти таудан төшәргә җыенган очракта, чокыр-чакыр, түмгәк, кардан тырпаеп торган агач-куак төпләре, ботаклар, таш, койма кебек әйберләр юкмы – шуларга игътибар итәргә.
4. Таудан төшкәндә, дистанцияне сакларга.
5. Басып, яки батуттагы кебек сикереп түгел, ә утырып кына шуарга.
6. Бала белән бергә утырып шумаска: чөнки бер кул белән баланы тотып, икенчесе белән тюбингны “буйсындырып” булмый.
7. Машинага тагылып бару бик куркыныч. Юл йөрү кагыйдәләре белән дә тыелган.

Бу – кызык!
* Фигуралы шууда һавада 2–3–4 тапкыр бөтерелеп сикерүнең төп алты төре бар. Шуларның өчесе – сикерү төрен уйлап табучыларның фамилияләре (Сальхов, Лутц, Риттбергер), берсе исеме (Аксель) белән аталып йөртелә. Сикерүнең бары тик ике төре генә инглиз сүзеннән алынган: флип (“бәреп алу” (сикергәнче, бозга аяк белән бәреп алу күздә тотыла) һәм тулуп (“аяк очына басып бөтерелү” дигәнне аңлата).
* 1920 елны Олимпия уеннарында Америка спортчысы Тереза Вельд дөньяда “сальхов”ны сикергән беренче хатын-кызга әйләнгән. Әмма бу күп кенә хөкемдарларга ошамаган. Алар: “Туташларга болай сикерү килешми, чөнки итәкләре тездән өскә күтәрелә”, – дип белдергән.
* Дөньяда иң озын чаңгы – шведларныкы. 534 метрлы чаңгы бу. 2008 елда аны берьюлы 1043 кеше киеп шуган. Чаңгы Гиннесның рекордлар китабына кертелгән.


Фикер өстәү