Әлмәт политехник техникумы 47 миллион сумлык грант отты

2020 елда мәгариф учреждениесе матди-техник базаны камилләштерүгә 47 млн сум акча алачак. Татарстан буенча тагын биш учреждение грантка ия булды. Бу хакта җирле басма яза.

Грантка ия булган уку йортлары арасында Казан радиомеханика көллияте (47,6 млн сум), Алабуга политехник көллияте (43 млн сум), Лениногорск нефть техникумы (37 млн сум), Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте (28,9 млн сум) һәм Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте (12,1 млн сум) бар.

Бәйгедә катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 786 гариза килгән.

«Әлмәт таңнары»


Фикер өстәү