Бозауның әнисе кем?

Кешеләрнең донор булулары турында беләбез анысы, ә менә донор сыерлар турында беренче тапкыр ишетүебез иде. Республикада беренчеләрдән булып моның белән сабалылар шөгыльләнә башлаган. Яңалык нидән гыйбарәт? Моның максаты нидә? Әлеге тәҗрибә башка районнарда да кулланылачакмы? Без әнә шул хакта белешеп кайттык.

Саба районы авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Илшат Нурмиев аңлатуынча, ясалма орлыкландыру үзе ике төргә бүленә. Беренчесе – гадәти ысул буенча, ягъни, орлык белән каплату. Бу тәҗрибә Татарстанда бик киң таралган. Икенчесе менә – яңалык. Монысында эмбрион күчереп утырту ысулы кулланыла.

Сабалылар әлеге ысулны чит ил белгечләреннән өйрәнгән. Узган ел ахырында сайлап алынган алты кешене (алар арасында эмбрион күчереп утырту буенча мал табиблары, осеменаторлар бар) Америкадан килгән профессор Мэтью Доршортс укыткан. Сабалыларның бүгенге белемнәре, уңышлары нигезендә районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншинның тырышлыгы ята.   

Бу эш нидән гыйбарәт соң? Донорлык өчен хуҗалыктагы иң яхшы, нәселле сыер (тәүлегенә 30 литрдан күбрәк сөт бирә торган) сайлап алына. Моның өчен сөтлебикәнең аяклары, гәүдә төзелеше, җилене җентекләп тикшерелә. Аны башта гормоннар ярдәмендә дәртләндерәләр. Шуннан соң сыерны махсус мәни белән каплаталар. Күпмедер вакыттан соң сыер аналыгында барлыкка килгән берничә эмбрионны (аларның саны төрлечә була) алып, бер тапкыр да бозауламаган таналарга утырталар. Аларны да сайлап кына алалар. Эмбрионнарны күпмедер вакытка катырып та куярга мөмкин. Сыерда исә берне дә калдырмыйча, чистартып бетерәләр. Кыскача әйткәндә, бу очракта малкай инкубатор (донор) ролен үти.

– Бу – бик авыр процесс. Белгечнең дә эше ювелир эшенә тиң. Монда сәгать механизмы кебек төгәллек кирәк, – ди “Шытсу” хуҗалыгының ферма мөдире Нәҗип Гарипов.     

  • – Сыер стресс кичерәдер бит? – дип сорыйм осеменатор Илдус Абдуллиннан.
  • – Кичерә, әлбәттә. Аналыгы да бозылырга мөмкин. Ләкин бер ел эчендә организмы үз халәтенә кайта аның.
  • – Дөнья шуңа таба бара. Иртәме-соңмы, бу барыбер Татарстанда киң таралырга тиеш дип уйлыйм, – дип сүзгә кушыла Нәҗип Гарипов. – Без инде моңа кадәр дә яхшы орлыклар белән каплатып, яхшы күрсәткечләргә ирешеп килә идек. Сөт күләме ике тапкыр артты. Маллар үзләре дә эреләнде. Эттән – эт, беттән бет туа, диләр бит. Монда да шуның кебек инде. Үгез белән генә каплатып, сыердан яхшы сөт алып булмый.

Нәкъ менә шушы хуҗалыкта октябрьдә суррогат анадан беренче бозау туган. Эмбрион утырту юлы белән буазланган тагын җиде тана бар. Алары да шушы көннәрдә бозауларга тиеш.

– Зур тырышлык кына түгел, шактый чыгым да таләп итә торган эш бу, – ди Илшат Нурмиев. –  Препаратларын, җиһазларын кайтартабыз. Алар арзан түгел. Шулай да яхшы нәтиҗәгә ирешербез, тырышлыгыбызның файдасы булыр дип ышанабыз. Кыйммәт булса да, күбрәк эмбрион алган очракта, үзен аклаячак. Бу эш белән шөгыльләнүче белгечләргә кызыксындыру чарасын уйладык. Ялганган һәр эмбрион өчен өстәмә акча бирү мөмкинлеген дә карадык.  Әлегә без – өйрәнү юлында. Эмбрион утырту белән ике атнага бер тапкыр шөгыльләнәбез. Бу эшне алга таба да дәвам иттерәчәкбез.   

Сабалылар әйтүенчә, суррогатлыкның төп максаты – сөт бирүчәнлеге югары булган сыер санын ишәйтү.

– Суррогат сыердан күпчелек очракта тана бозау туа. Ул да, әнисе кебек үк, күп сөт бирәчәк. Шулай итеп, үзебезнең хуҗалыкта һәм гомумән районыбызда сөт күләме дә артыр дип уйлыйбыз, – дип аңлатты Нәҗип Гарипов.   

Белгеч фикере

“Элита” нәселле эре терлек оешмасының баш технологы Фәнил Кәбиров:

– Мондый ысул белән каплатылган сыердан күпчелек очракта тана, ә кайвакыт үгез бозау туа. Әлеге яхшы нәселле үгезләрне үзебезгә алабыз. Без эмбриональ үзәк булдыру өчен Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының лицензиясен алдык. Лаборатория өчен   эмбрионнарны юдыру, тикшерү һәм туңдыру приборлары ала башладык. Бу мәсьәләдә тәҗрибәбез дә бар. Узган ел нәселле сыерларның эмбрионнарын алып кайтып, таналарга утыртканнар иде. Алар шушы көннәрдә бозаулый башлады. Моның максаты – үзебездә нәселле үгезләр булдырып, чит илгә бәйлелекне киметү.

Эмбрион күчереп утыру ысулын “Кызыл Шәрык” агрохолдингы да кулланган иде, ләкин аларныкы уңышсызрак булып чыкты. Сабалыларның эшләре исә бик уңышлы башланып китте. Егетләре тырыша. Алар киләчәктә бу бозауларны башка хуҗалыкларга да таратачак.    

Бу ысулны бөтен дөньяда кулланалар. Бездә дә барып чыгар дип уйлыйм. Керем ягыннан файдасын исәпләгәч, соңгы вакытта моның белән күпчелек җитәкчеләр кызыксына башлады. Эмбрионнарны чит илдән кайтарту гына кыйммәткә чыга иде. Ә үз хуҗалыкларында эшләгән очракта андый чыгымнар кирәк булмаячак.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү