Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы табылган

Кичә Башкортостанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы югалган дип хәбәр таралаган иде. Егет бүген табылган. Җырчы бу хакта инстаграмында хәбәр итте.

Артур Гобузов Башкортостанның Чишмә районында узачак концерт алдыннан югалган иде. Ул инде Санкт-Петербург шәһәренә барып җиткән. Ришат сөйләве буенча ул төркемдә эшләүче егеткә шалтыратып: «Киемнәрне җибәрегез» дигән.

Ә ни өчен киткәнен Ришат төгәл генә әйтә алмый: «Пультның көйләүләрен бозып куркып киткәндер мөгаен, үзе аңлатмады» ди ул.

Шулай ук Ришат тамашачылары алдында гафу үтенә: «Борчыганыбыз өчен гафу итәрсез. Хезмәт хакы алган вакыт иде. Кыйнап, талап китмәделәр микән дип курыккан идек», ди ул.


Фикер өстәү