Кул астында “Жигули”ең бар икән, шуңа риза булып яшәргә кирәк

Банк хезмәткәре дип шалтыратучы мошенниклар саны 15 мәртәбә арткан! Бу хакта “Коммерсантъ” басмасы хәбәр итә. Әлеге кармакка миллионлаган россияле капкан. Әле бу рәсми исәпкә алынганы гына. Клиентларның күбесе алданганын банкка хәбәр итеп тә тормый. Сбербанк шушындый эчтәлектәге 2,5 миллион шикаятьне караган. Баксаң, банк куркынычсызлыгы хезмәте дип кырыгалдарлар төп башына утыртырга остарып киткән икән. Сезнең мондый очракларга тап булганыгыз бармы? Акчагызны сакларга кайда кулайрак дип саныйсыз?

Нәҗип Нәккаш, рәссам:

– Җиңел ысул белән акча эшләргә теләүчеләр, чыннан да, артып китте. Банк хезмәткәре дип шалтыратучы булмаса да, пластик тәрәзәләрне карап чыгарга кирәк дип бик еш шалтыраталар. Кирәк булса, останы үзең чакыртасың бит инде, шуңа күрә мондый хезмәтләрдән баш тартабыз. Акчаны кайда сакларга дигәндә, Сбербанкта үлемтеккә дигәне саклана. Башка банкларга әллә ни ышаныч та юк инде. Бүген бар кайсылары, иртәгә – юк. Гомумән, иртәгәге көнгә ышаныч юк.

Люция Әблиева, репетитор:

– Тормыш, гомумән, алдаулардан тора кебек ул.  Минем эшемдә еш була андый хәлләр. Мәсәлән, күптән түгел бер әни өч дәрес өчен түләүдән баш тартты. Янәсе, улы мәктәптә начар билгеләр алуын дәвам итә. Моңа артык борчылмадым, вакланмадым. Банк хезмәткәре дип шалтыратканнары бар. Бәлки, ул чынлап та хезмәткәр булгандыр, әмма мин, вакытым юк, дип өзәм. Коллегалар андый шалтыратуларга “әйе” дип җавап бирмәскә куша. “Әйе” дию – операцияләрне синең исемнән башкарырга ризалык бирү, дип кабул ителә икән кайчакта. Акчаны кайда саклыйсыз дигәндә, хисап счетына күчерәм.

Ренат Таҗиев, Казан дәүләт медицина академиясе доценты:

– Алдауның нинди генә алымнары юк хәзер. Бу атнада миңа да шуңа охшаш хәбәр килде. Нәрсәдер вәгъдә итәләр һәм ышандырмакчы булалар. Сак булырга кирәк. Безнең халык бу мәсьәләдә беркатлы. Сез йөз мең, миллион сум акча оттыгыз, дигәннәрен дә атна саен җибәреп торалар. Әйтерсең лә, акча күктән ява. Бушлай сыр капкында гына була, дигән әйтем бик дөрес. Бушка килгән әйбергә дә, “кара җомга”ларга да ышанмыйм. Бер кеше дә үзенә зыянга эшләми, сатмый. Алай була алмый. Акча табу җиңел түгел. Бар булган акча карточкада саклана. Миндә икәү ул, берсе – пенсия алу өчен, икенчесен эш урыныннан бирделәр. Бюджет хезмәткәрендә фәлән миллионнар юк. Юрганыңа карап аягыңны сузсаң, җитә ул. Без инде һавадагы торнага өметләнмибез.

Наилә Җиһаншина, Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе:

– Саклап йөртә торган урлатырлык акчам юк, шуңа күрә проблемам да юк. Бу дөньяда беркем дә бушка берни бирми, тиеш тә түгел. Һәр нәрсәнең хакы билгеле. Кызыккансың, алгансың икән, түлисең. Алдакчылардан андый хәбәрләр һәрберебезгә килә һәм күбебез моңа әһәмият бирми, язуларны сызып, юкка чыгарып бара. Чит ил машинасы оттың, дип тә язалар. Анысы да сафсата. Кул астында “Жигули”ең бар икән, шуңа риза булып яшәргә кирәк. Миллионнарга ия булучылар да кайчак үз кеременә разый түгел. Барына канәгать булган кешедән дә бәхетле кеше юк. Һәр адәм баласының җанында үлчәү бар. Шул үлчәү белән идарә итә белү – иң зур байлык.

Риф Исхаков, КФУ студенты:

– Әле күптән түгел генә алдадылар үземне. Гадәт буенча, телефонны алу белән, “әйе” дип җавап бирдем. Әңгәмәдәшем үзен банк хезмәткәре дип таныштырды һәм әллә нинди бик шәп тәкъдим турында сөйли башлады. Тыңлап тормадым, өзеп куйдым. Шуннан соң телефоныма картадан акча алыну турында хатлар килә башлады. Шулай итеп, алты мең сум акчамны югалттым. Тиз арада, ярдәм сорап, банкка мөрәҗәгать иттем. Ярдәм итәрбез, дип ышандырсалар да, әлегә акчамны кире кайтармадылар. Саклауга килгәндә, билгеле, акчаны банк карталарында йөртү күпкә уңайлырак, ләкин аларга да ышанып бетеп булмый икән.

Гөлчирә Әхмәтханова, табиб:

  Үземнең авызым пешкәне булмаса да, гаиләбезнең бу хәл белән очрашканы бар. Шулай бер көнне кечкенә кызыбыз компьютер артында утырганда, минем банк картамның номерын сорады. Эш белән йөргән җиремнән ничек биргәнемне дә аңламый калдым. Нигә кирәклеген соңыннан гына ачыкладым. Кызым интернетта ниндидер уен уйнаган. Шул уен өчен бер мең сум күчерергә таләп иткәннәр, янаганнар үзенә. Бу бала, куркып, миңа аңлата да алмаган. Шушы хәлдән соң андый уеннарга керергә дә курка хәзер. Акчаны исә банк карталарында саклыйбыз. Уңайлы да, кулай да тоела.


Фикер өстәү