Бөтен Россия татар матбугаты фестивале дәвам итә

Кичә, фестивальнең беренче көнендә Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетында «Татар рухы һәм каләм» конкурсына йомгак ясалган, җиңүчеләр бүләкләнгән иде. Бүген фестиваль Ульян шәһәрендә дәвам итте. Татар журналистлары бүген дә борчыган проблемаларны уртага салып сөйләштеләр. Быелның 30 декабренда Ульян өлкәсенең «Өмет» газетасының оештырылуына 30 ел тулса, кайбер төбәкләрдә өлкә татар газеталары бөтенләй юк. » Мари-Ил Республикасының татар газетасы кайчан булыр икән? Бездә татар газетасы Бәрәңге район газетасында кушымта гына булып кына чыга», — дип сөйләде фикер алышу барышында төбәктә татар матбугаты өчен янып йөрүче, «Наша жизнь» («Безнең тормыш») газетасы редакторы, туган як тарихын өйрәнүче Фәнил Мусин. Шул ук вакытта хәзер Пенза өлкәсендә район газетасы эчендә чыгучы татарча кушымта дә юк. Фестивальнең беренче көне Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиевның журналистлар бәйгесенә яңа ике номинация тәкъдим итүе белән дә истә калды. ТАССР төзелүенең 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы дигән номинацияләр бу. Фестиваль барышында Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозовның татар журналистлары белән очрашып милли матбугатларга даими ярдәм итеп торырга ышандыруы да күңелләрдә җылы тәэсирләр калдырды.

 

Рәшит Минһаҗ

 


Фикер өстәү