Казанга Казахстан парламенты делегациясе килде

Татарстан башкаласына Казахстан Парламенты Сенаты Рәисе урынбасары Әскәр Шакиров җитәкчелегендәге делегация килде. Кунакларны «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, рәис урынбасары Юрий Камалтынов, Казахстанның Казандагы Генераль консулы Жанболат Мурзалин каршы алды. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген Казахстан Парламенты сенаторлары Инвестицион үсеш агентлыгына барачак, анда республиканың икътисади потенциалы белән танышачаклар», — диелгән хәбәрдә.

Эш сәфәренең икенче көнендә кунаклар Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы һәм Казахстан Парламенты Сенаты арасында хезмәттәшлек буенча комиссиянең 15нче утырышында катнашачак һәм Казахстан җәмгыяте вәкилләре белән очрашачак.

Моннан тыш, сәфәр барышында Әскәр Шакировның Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы узачак.


Фикер өстәү