Фән турында сөйләр өчен 400 мең җитә

Фәнни тел белән язылган язмаларны уку бөтен кешегә дә җиңел бирелми. Татарстан егете Мансур Әхмәтшин исә аларны да укылышлы, бөтен кешегә дә аңлаешлы итеп җиткерү өчен үз мәктәбен булдырырга җыена. Күптән түгел ул “Фәннәр” фәнни-популяр журналистика мәктәбе проекты белән “Россия – мөмкинлекләр иле” платформасына кергән яшьләр инициативалары бәйгесендә җиңү яулады. “Фәннәр” проектын гамәлгә ашыру өчен Мансур 400 мең сумлык грант отты. Эшенең әһәмияте турында ул безнең белән дә уртаклашты. 

− “Фәннәр” фәнни-популяр журналистика мәктәбе проекты үз эченә лекция һәм практик дәресләрне ала. Монда укучылар төрле форматтагы фәнни-популяр материаллар әзерләргә өйрәнәчәк, − ди Мансур. − Мәктәп укучылары өчен лекцияләрне танылган журналистлар, галимнәр, дизайн белгечләре, төрле проектлар авторлары укыр дип көтелә. Федераль дәрәҗәдәге лекторлар да булачак. Өч атна эчендә катнашучылар тулы бер лекцияләр курсын тыңлаячак һәм өч практик бирем башкарачак. Ягъни, фәнни терминнарны, ачышларны, фактларны һәм өйрәнүләрне җиңел һәм бар кешегә дә аңлаешлы итеп материал әзерләячәкләр.

Проектны 2020 елның февраль-мартында Казанда гамәлгә ашыра башлаячаклар. Хәзерге вакытта Мәскәү журналисты Григорий Тарасевич, антрополог Станислав Дробышевский кебек Россия күләмендә танылган кешеләр белән сөйләшүләр алып баралар. Лекцияләрдә аларның да катнашуы көтелә.
Ни өчен фәнни журналистика? Мансур Әхмәтшин бу сорауга менә нәрсә дип җавап бирде:

− Мин “Штаб” креатив индустрия резиденциясендә идарәче булып эшлим. Казан федераль университетының “Эйдос” фәлсәфи берләшмәсе белән без еш кына фәнни дискуссияләр оештырабыз. Монда җиңел тел белән кешеләргә гуманитар фәннәр, төрле гыйльми фаразлар һәм ачышлар турында аңлатабыз. Шушы вакыт аралыгында Казанда фәни журналистикага, гомумән, фәнгә кызыксыну һәм ихтыяҗ барлыгын аңладык. Шуңа күрә белем бирүгә юнәлгән, фәнни журналистикага багышланган проект эшләп караргамы әллә дигән теләк туды. Грант бәйгесендә катнашу тәҗрибәбез бар иде үзе. Әмма уңыш шушы фәнгә бәйле проектыбызга елмайды.

  • САН
    Әлеге бәйгедә Россиянең 84 төбәгеннән үз проектлары белән яшьләр катнашты. Идел буе федераль округындагы иң күп грантлар отучылар арасында Татарстан өченче урынны алды. Әлеге бәйгедә Татарстаннан 15 проект җиңеп чыкты. Аларны тормышка ашыру өчен 8 100 000 сум күләмдә акча бүлеп бирелде.

Фән турында сөйләр өчен 400 мең җитә” язмасына фикерләр

  1. Туган телдэ лекциялэр укырлык, тынлаучыларнын сорауларына шулай ук туган телдэ жавап бирэ аырлык галимнэр-популяризаторларны эзерлэргэ кирэк.

Фикер өстәү