Микроавтобус белән җиңел машина бәрелүе аркасында 2 кешен һәлак була (ФОТО)

Томск өлкәсендәге авариядә Томск-Колпашево трассасында ике кеше үлгән, җидесе хастаханәгә салынган.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Томск өлкәсе буенча Идарәсе хәбәр итә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Томск-Колпашево трассасының 153 нче чакрымында Toyota автомобиле һәм Peugeot Boxer микроавтобусы бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә, Тойотаның шоферы һәм пассажиры ашыгыч ярдәм килгәнче үлә. Микроавтобустагы җиде кеше төрле җәрәхәтләр алган, алар медицина учреждениесенә китерелә.


Фикер өстәү