Идел уртасында бозда калган ике балыкчыны коткарганнар (ВИДЕО)

 Татарстанда Идел уртасындагы бозда калган ике балыкчыны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кичке сәгать җидедә 112 бердәм номерына республиканың Спас районындагы Ржавец авылы янында Иделдә ике балыкчы утырган боз киселүе хакында хәбәр килде. Боз Кама Тамагы ягына китә.

«Славир-9У» судносында гадәттән тыш хәл урынына ЗПСО №1 коткаручылары килде. 19.40тә балыкчыларны табалар. Аларны боздан ярдан ике чакрым ераклыкта «Славир-9У» судно бортына күтәрәләр.

Бер сәгатьтән соң аларны Болгарга алып килделәр. Медиклар ярдәме кирәк булмый.


Фикер өстәү