Яңа Чишмәдә романтик ял итү зонасы ачылды

 Декабрь башында Яңа Чишмә районында мәдәният һәм ял паркында яңа ял итү зонасының беренче чираты ачылды. Яз көне «Зәңгәр диңгез култыгы» дигән романтик ял итү зонасының икенче чираты ачылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ике чиратында балалар һәм өлкәннәр өчен ике бассейн, шезлонг, ике киенү-чишенү бүлмәсе, коену өчен ясалма күл булачак. Ә иң мөһиме анда су махсус чистарту системасы белән чистартылачак.

Ә менә «Зәңгәр диңгез култыгы»нда чып-чын «сугышчан» мачталы, ике палубалы, пушкалы һ.б. булган кораб урнаштырылган үзенчәлекле балалар мәйданчыгын кышын да ачарга була. Бу чараның төп катнашучылары — олы абыйлар һәм апалар түгел, ә балалар — Яңа Чишмә урта мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары булды.

«Бу ял итү зонасы — җәмәгать киңлекләрен үстерү республика программасын гамәлгә ашыруның дәвамы. Яңа ял зонасының бәясе 10 миллион сумга якын», — дип сөйләде район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Валентина Извекова.


Фикер өстәү