Песошин Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен бәйрәм итү уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте. Әлеге истәлекле датаның төп максаты – барлык илләр һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын шушы проблемага җәлеп итү. Бу хакта ТР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең илебез, коррупциягә каршы торуны камилләштерү буенча тиешле чаралар күреп, дәүләтләрнең коррупциягә каршы тору системасын көчәйтү, аның масштабларын һәм аяныч нәтиҗәләрен киметү омтылышларын хуплый», — диде Алексей Песошин.

Ул республикада «2015-2022 елларга исәпләнгән Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» программасы буенча чаралар үткәрелүен искәртте. Анда республика һәм федераль дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнаша.

«Республикада коррупция күренешләрен кисәтү һәм минимальләштерү максатыннан республика хакимияте органнары эшчәнлегенең халык өчен ачыклыгы һәм үтемлелеге тәэмин ителә, аларның элемтәләре гражданнар җәмгыяте белән ныгытыла, җәмәгатьчелекнең коррупциягә каршы активлыгы стимуллаштырыла», — диде Премьер.


Фикер өстәү