Уфада хезмәт ветеранына пенсиянең бер өлешен печенье кабы белән биргәннәр

Уфада өлкән яшьтәге ир-атга пенсиянең бер өлешен печенье кабы белән биргәннәр. Мәгълүмат «РегДурдом» телеграм-каналында барлыкка килде. Хәзерге вакытта бу хәлне «Россия Почтасы»ның төбәк идарәсе тикшерә.

Телеграм-каналда бастырылган фотолардан күренгәнчә, Уфада яшәүче бер ир-ат — 13 мең сумны банкнотлар, ә калган 27 сум 40 тиенне «Чайное удовольствие» печеньесе белән алган.

Пенсионерның кызы Башкортстан буенча Пенсия фонды идарәсенең (ПФР) кайнар линиясенә шалтыратткан. Әмма оператор белән сөйләшкәндә җирләү хезмәте рекламасы кушыла.

«Хәзерге вакытта пенсионерның шәхесен ачыклыйбыз, аның аша пенсия акчаларын нинди хезмәткәр алып килүен беләчәкбез,» -дип белдерделәр Башкортстан буенча Пенсия фонды идарәсендә.

Пенсионер хезмәт ветераны, дип хәбәр ителә.

«Почтальон әтигә 13 мең һәм йөз сум акча белән биргән, ә 27 сум һәм 40 тиенне — печенье кабы белән», — диде ир-ат кызы. РПФның Уфадагы бүлегендә аңа » Россия почтасы»белән Аңлашырга киңәш итәләр.

 


Фикер өстәү