Чаллыда полиция өйдән чыгып китеп югалган мәктәп укучысын эзли

Чаллы полициясе 6 декабрьдә өйдән чыгып китеп югалган 11 яшьлек малайны эзли. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы бүлегендә хәбәр иттеләр.

Полиция мәгълүматларына караганда, 7нче мәктәп укучысы Дмитрий Клепиковский өеннән өч көн элек чыгып киткән, шуннан бирле әти-әнисе аның кайдә икәнлеге турында берни дә белми. Малайның элек тә өйдән качып чыгып киткәнлеге билгеле.

Карап торышка укучы малайга 10-12 яшь, нык гәүдәле, буе 145 см, аксыл кыска чәчле. Өстенә көрән төстәге куртка кигән, кара-зәңгәр спорт чалбарыннан, аякларында «дутиклар».

Социаль челтәрләрдә малайның фотосы басылгач, аны берничә шәһәр кешесе таныган. Шаһитлар сүзләренә караганда, баланы 59нчы комплекста урнашкан кибеттә өлкән яшьтәге балалар даирәсендә күргәннәр. Мәктәп укучысын эзләү дәвам итә.


Фикер өстәү