Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужков вафат

Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужков 83 яшендә вафат булган. Бу хакта интернеттагы матбугат чаралары хәбәр итә.

Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Юрий Лужков Европада булган. Ул Алманиянең Мюнхен каласында аныңә йөрәгенә операция ясаган вакытта вафат булган.

1992 елның июнендә Лужков Гавриил Поповтан соң Мәскәүнең икенче мэры булды. Ул шәһәр белән 18 ел җитәкчелек итте. 2010 елның 28 сентябрендә ул чактагы президент Дмитрий Медведев аны «ышанычны югалту сәбәпле» отставкага җибәрде.


Фикер өстәү