«Оскар»ны 2020 һәм 2021 елларда Казанда тапшырачаклар

Рөстәм Миңнехановның туризм өлкәсендә World Travel Awards бәйгесенә нигез салучы Грэм Кук белән очрашуы вакытында яклар премия бүләкләрен тапшыру тантаналарын 2020 һәм 2021 елларда Казанда үткәрү хакында килеште. Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Әлеге премияне тапшыру буенча ике тантананы Татарстанда үткәрү турында килешүгә ирешелде. 2020 елда техник технологияләр өлкәсендә шушы премияне тапшыру тантанасы уздырылса, 2021 елда Казанда дөньякүләм туристлык премиясенең төп финалы үтәчәк», — диде Иванов.


Фикер өстәү