Чаллыда яшьләр төркеменең тагын бер активисты кулга алынды

Чаллыда яшьләр төркеменең тагын бер активистын кулга алганнар.

Шәһәр суды хәбәр иткәнчә, тикшерүче үтенече буенча, өй арестына 19 яшьлек Чаллы кешесе урнаштырылган, аңа төркем белән акча алуда гаеп белдерелгән.

Агентлык мәгълүматлары буенча, бу арест — шәһәрдә яшьләр төркемнәрен бетерүдә хокук саклау органнарының комплекслы эшчәнлегенең тагын бер этабы.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек судның Чаллының «31нче комплекс» яшьләр төркемендәге лидерларының берсен кулга алуы хакында хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү