Әлмәттә йөзү ярышлары буенча Россия рекордын куйдылар

Әлмәтнең «Мирас» спорт комплексында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган массакүләм йөзү ярышлары узды. Анда Россия рекордлар реестрына кертелгән рекордны раслаучы рәсми документ тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Бу безнең шәһәр яки хәтта республика өчен генә түгел ә, гомумән, илебез өчен зур вакыйга. Бүген „Мирас“ спорт комплексында Россия рекорды теркәләчәк бит! Бәхет артыннан йөзәбез!» — диде үз чыгышында Рөстәм Мөхәммәдиев.

Гомумән алганда, йөзү ярышлары 8 сәгать дәвам итте. Биредә барлыгы 1042 кеше катнашты. Аларның һәрберсенә 100 метрлы дистанцияне узарга туры килде. Узышта ноктаны «Татнефть» ААҖ профкомы рәисе урынбасары Андрей Зимин куйды.

Россия рекордлар реестрына кертелгән рекордны раслаучы рәсми документны тапшыру тантанасында «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Әлмәтнефть» НГДУ начальнигы, Әлмәт йөзү федерациясе президенты Ренат Ногайбәков, «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖ генераль директоры Ленар Нәҗипов катнашты.

Шулай ук йөзү буенча халыкара класслы спорт мастеры, 39 тапкыр Россия чемпионы булган Яна Мартынова һәм «Интеррекорд Россия» Халыкара агентлыгының рәсми вәкиле Максим Прудкин да бар иде.

«Интеррекорд Россия» Халыкара агентлыгы вәкиле Максим Прудкин чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте һәм Россия рекордлары реестрына кертелгән рекордны раслаучы рәсми документны тапшырды.


Фикер өстәү