Россиялеләр гадел минималь хезмәт хакы күләмен атадылар

Россиялеләрнең 35 проценты эшче кеше өчен гадел керемнең күләме 50 мең сумнан артык булырга тиеш дип саный. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Гадел керем дип сораштыручыларның 31 проценты 40-50 мең сумны, 20 проценты — 30-40 мең сум, 10 проценты 21-30 мең сум дип атадылар», — диелә хәбәрдә.

Тикшеренү 2019 елның 19 ноябреннән 6 декабренә кадәр анонимлык шартларында электрон анкетаны тутыру форматында үткәрелде.


Фикер өстәү