Рөстәм Миңнеханов Словакиянең Икътисад министры Петер Жига белән очрашты

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Словакия Республикасының Икътисад министры Петер Жига белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Братиславага (Словакия Республикасы) ике көнлек эш сәфәренә килде.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Словакия җитәкчелегенә кунакчыллыклары һәм Татарстан делегациясенең Братиславага визитын оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Искәртәбез, быел июль аенда Татарстанга Словакия Республикасы Милли Советы Рәисе Андрей Данко (Россиягә эш сәфәре кысаларында) килгән иде һәм Рөстәм Миңнехановны җавап визиты белән Братиславага чакырган иде.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан делегациясе Словакиягә сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне киңәйтү, яңа эшлекле багланышлар урнаштыру өчен килде.

«Сәүдә-икътисадый, һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словакия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше буларак Сезнең ярдәмгә өметләнәбез», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Петер Жигага.

Татарстан-Словакия товар әйләнеше 2018 елда 23%ка арткан һәм 540 млн АКШ доллары тәшкил иткән.

Словакиядән компанияләрнең үз бизнесларын арттыруларын һәм Россия базарына керү өчен Татарстанны башлангыч мәйданчык итеп сайлап алуларын телибез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук искәрткәнчә, «Татнефть» компаниясе Slovnaft Словакия фирмасы белән тыгыз хезмәттәшлектә инде.

Татарстан Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, төбәк Евросоюз илләреннән Чехия, Венгрия, Германия, Франция, Финляндия белән хезмәттәшлеген үстерә.

Бүген Татарстан белән Словакия бизнес-структуралары, шулай ук Татарстан һәм Словакия сәүдә-сәнәгать палаталары эшен активлаштырырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында Словакия Республикасының Икътисад министры Петер Жиганы эшлекле даирәләр делегациясе җитәкчесе буларак Татарстанга килергә чакырды.


Фикер өстәү