Татарстанда үзмәшгульләр саны 60 меңнән артып киткән

Татарстанда үзмәшгуль буларак 60 меңнән артык кеше теркәлгән, дип хәбәр итә Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

«Татарстан Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада яшәүче 54 мең 554 һәм башка төбәкләрдә теркәлгән 6 меңнән артык кеше үзмәшгуль булган», – хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Алардан кергән салым күләме 88,6 млн сумга якын тәшкил иткән. Шул ук вакытта теркәлгән кешеләрнең 80 проценты элек рәсми рәвештә эшләмәгән һәм салымнар түләмәгән.

Үзмәшгульләр саны буенча лидерлар бишлегендә Казан, анда 16 меңгә якын кеше теркәлгән, Чаллы (8 мең), Түбән Кама (2,9 мең), Әлмәт (2,7 мең) һәм Яшел Үзән (2,1 мең) районнары да алдынгылар арасында.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан агымдагы елның гыйнварында яңа салым режимы кертелгән дүрт пилот төбәкнең берсенә әверелде. Ел ахырына кадәр үз-үзенә эшләүчеләр сыйфатында кимендә 60 мең кешене теркәү планлаштырылган иде. Гомумән алганда, Россиядә бүген 314 меңнән артык кеше үзмәгуль булган.


Фикер өстәү