“Безнең зоопарк – Россиядә иң шәбе”. Төзүчеләр эшләренә нәтиҗә чыгара

Озакламый Казанда яңа зоопаркның “Замбези елгасы” өлеше ачылачак. Бу хакта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев җиткерде. Журналистлар белән очрашуда төзүчеләрнең быел башкарган эшләре турында сөйләделәр.

– Безнең зоопарк – Россиядә иң шәбе. Моңарчы иң яхшысы дип Ижауныкы саналды, хәзер безнеке алга чыкты. Аның беренче өлешендәге төзелеш эшләре тәмамланды, бирегә хайваннар күчерелде, мөгаен, озакламый, зоопарк җитәкчелеге ачылу турында хәбәр итәр, – диде Илшат Гыймаев “Татар-информ”да узган очрашуда. – 2020 елда икенче өлешкә күчәбез. Аңа тимер юл астыннан казылган туннель аша кереп булачак.

Быел республика халкын сөендергән яңа биналар аз түгел. Төзелеш эшләре “Демография”, “Мәгариф”, “Шәһәр мохите” илкүләм программалары ярдәме белән тормышка ашырыла.

Төзүчеләр башлаган эшләрен ел ахырына кадәр тәмамларга вәгъдә итә.
– 2015–2018 елларда республикада 285 авыл клубы сафка басты. Без аны икенче төрле “күпфункцияле комплекслар” дип тә йөртәбез. Быел төзелергә тиешле 21 мәдәният йортының 16сы инде тапшырылды, ел ахырына кадәр тагын бишесендә эшләр тәмамланачак, – ди министр урынбасары.

Республикада узган ел 48 фельдшер-акушерлык пунктлары сафка басса, быел 55не төзегәннәр һәм тагын 9ына ремонт ясалган. Шулай ук районнарда яңа ветеринария пункты, спорт мәйданчыклары, чаңгы базалары, бассейннар сафка баскан.

– Авылда яшәүчеләр иң элек, нинди генә йомышлары булса да, үзидарәгә бара. Әнә шуны күздә тотып, быел аларга 11 бина төзедек. 2017 елда авылларда да кибетләр салына башлаган иде. Быел бу эшкә кабат тотындык, – ди Илшат Гыймаев.

Тагын бер сөендергән яңалык – соңгы елларда балалар бакчалары арту. Быел 6 370 балага 30 бакча төзелгән. Сигез яңа мәктәптә инде балалар белем ала, ә менә калганында төзелеш эшләре 2020 елда тәмамланыр дип көтелә. Киләсе елда Әлмәт һәм Алабугада – бер, Казанда – дүрт, Питрәчтә ике мәктәп эшли башлаячак.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү