Җанатарларның баннеры өчен Казанның «Рубин» клубына 25 мең сум штраф салганнар. Бу хакта Россия футбол берлегенең Контроль-дисциплина комитеты башлыгы Артур Григорьянц сүзләренә сылтама белән «Спорт-Экспресс» хәбәр итә.
Россия футбол берлегенең Контроль-дисциплина комитеты «Фанат- җинаятьче түгел» баннеры өчен штраф салган. «Рубин» җанатарлары бу баннерны «Фишт» стадионында элеп калдырган.
«Фишт» стадионында «Рубин» белән «Сочи» матчы 1:1 исәбе белән тәмамланды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat