Газга бәя күтәрелерме?

«Россия газы – 2019» дигән форумда «Газпром»ның 817 департаменты җитәкчесе урынбасары Виктор Яценко россиялеләрнең кесәсен төбенә кадәр әйләндереп салырга мөмкин булган белдерү ясады. Табигый газны чит илгә сатудан кергән акча, имештер, эчке базарда газ сатуны субсидияләргә җитәрлек түгел икән. Соңгы 7 елда Европа базарында зәңгәр ягулык бәясе 3 тапкыр түбәнәйгән. «400–500 долларлык кайчандыр без күргән бәяләр «мендәре» хәзер юк инде, – диде Яценко. – Мин уйлыйм: министрлык һәм ведомство җитәкчелегенә берникадәр вакыттан соң бу барып җитәр һәм алар аңларлар», – дип тә өстәде.

Чынлап та, өченче кварталда Европа базарында газ бәясе 169,8 доллар тәшкил иткән. Икенче кварталга караганда бу 18 процентка арзан. Ел башындагы белән чагыштырганда экспорт газының бәясе 32 процентка төшкән. «Газпром» читкә газны бары тик 2004 елда гына шулай түбән бәягә саткан. Ул чакта экспортның уртача бәясе 137,7 доллар булган. Россия кулланучылары мең кубометрга – 4050 сум, ягъни 62,74 доллар гына түлиләр. Газета хәбәрчесе квитанциясен карады: бездә 5720 сум – мең кубометрга түләгән акча. Топ-менеджерның тел төбе аңлашыла: «Газпром» яшәсен өчен, ватандаш халыкка сатыла торган газ бәясен кимендә өч тапкыр күтәрергә кирәк. Әмма дәүләт компаниясе чиновнигы әйтмәгән бик күп нәрсә бар. Беренчедән, 2004 елда халыкара базарда бәя хәзергедән дә күпкә түбәнрәк булганда, «Газпром» табышлы һәм преспективалы компания булып санала иде. Ул чакта Россия халкы газ өчен пүчтәк кенә акча түләде, чөнки өйләрне җылыту дотацияләнә иде. Моннан җиде-сигез ел элек барлык коммуналь түләүләргә дотация бетерелде, халык акчаны йөз процент чыгарып сала башлады. Тышкы базарның монда бернинди катнашы юк. Без түләгән акча табигый монополиягә яшәр һәм үсәр өчен җитәрлек.

«Газпром»ның югалтулары исә тышкы базардагы бәяләр белән түгел, ә ул алып барган зыянлы сәясәт белән бәйле. Украинаны әйләнеп узабыз дип, меңләгән чакрымга юан торбалар сузылды. Моның өчен бихисап кредитлар алынды. Җитмәсә, соңгы айларда Киев, халыкара судларда отып, Россия монополиясенең бик күп акчасын үз файдасына түләтү турындагы карарлар чыгартты. Ул штрафлардан котылып булмый. Менә шундый югалтулар фонында, газга бәяләр төшеп, бик күп табышлар югалды. Торбаларның үз бәясен кайтармаячагы ачыкланды. Кредитларны исә процентлары белән кайтарып бирергә кирәк булачак. Менә шул югалтуларны ил халкының җилкәсенә саласы килә топ-менеджерларның. Нәтиҗәсез эшләүгә карамастан, үзләре алган астрономик күләмдәге хезмәт хакларын һәм премияләрне оныталар, халык алар җилкәсендә яши дип хис итәләр. Бәяләрне өч тапкыр күтәрүгә агайлар җилкәсе чыдамас. Иң яхшысы – «Газпром» чиновникларын нәтиҗәле эшли торган менеджерлар белән алыштыру.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү