Париж саммиты: уңай үзгәрешләр булырмы?

Дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын 9 декабрьдә Парижда «норманд дүртлеге» дип аталган очрашу җәлеп итте. Дүрт ил җитәкчесе, очрашып, 2014 елда сәясәтчеләрнең тәкәбберлеге нәтиҗәсендә Донбасста төйнәлгән канлы төенне чишәргә тырыштылар. Ул чакта, ике милләтнең каршылыкларын үзара бер-берсен күрә алмаучылык дәрәҗәсенә күтәреп, сәясәт әйдаманнары бик күп язмышларны канлы тегермәндә тарттылар. Шул тегермән ташын әле дә туктатып булмый.

Франция Президенты Макрон, Германия канцлеры Меркель, Кремль лидеры Путин, Украина Президенты Зеленский Париж саммитында Донбасс конфликтын тыныч юл белән хәл итүнең юлларын табарга тиеш иделәр. Дөресен генә әйткәндә, үзара конфликтта торган ике ил җитәкчесе карарларында ирекле түгелләр. Зеленскийны украин мәйданы «капитуляция ясамаска» дигән таләп белән озатты. Протест акциясенә чыгучылар саны меңләгән иде. Хәтта Парижда да феминизм хәрәкәте вәкилләре булган ике хатын-кыз (Украина тарафдарлары), күкрәкләрен ачып, президент сарае каршында: «Путинны туктатыгыз», – дип кычкырдылар. Конфликтны туктату исә ике як өчен дә бик әһәмиятле. Мәскәү, килешүгә ирешеп, Евросоюз санкцияләреннән котылырга өметләнә. Киевны әйтеп тә торасы юк инде: проблеманы чишү алар өчен сулар һава кебек үк кирәк.

Очрашу ярыйсы гына нәтиҗәле булды дип әйтергә мөмкин. Әсирләрне тулысынча алмашу турында килешүгә ирешелде. Ел ахырына кадәр утны тулысынча туктату турында да сүз куештылар. Өч районда хәрби көчләрне бер-берсеннән ераклаштыру мәсьәләсе хәл ителде. Украина законнарында баш күтәргән төбәкләргә аерым статус бирү дә каралырга тиеш дигән таләп тә куелды. Кан түгелгән төбәктә ОБСЕ мандаты киңәйтелергә тиешлеге дә әйтелде.

Украина ягы Россия белән үз чиген контрольгә алырга тели. Мәскәү әлегә моңа юл куймый, башта фетнәче төбәкләрдә җирле сайлаулар үткәрүне таләп итә. Киев сайлаулар Украина законнары нигезендә һәм чикне контрольгә алганнан соң гына булсын дип аяк терәп тора. Украиннар хәтта чикне халыкара көчләр сакласа да каршы түгел. Украина аша газ транзиты турындагы килешү дә хәл ителмәгән мәсьәлә булып кала. Гамәлдәге килешүнең срогы чыгарга санаулы көннәр генә калды инде, әмма яклар әле һаман да аяк терәп үз таләпләрендә торалар. Мәскәү Киевка газны 25 процентка арзангарак бирергә дә риза хәзер. Халыкара суд тарафыннан «Газпром»га салынган штрафлардан гына баш тартсыннар. Тик Киев Көнчыгыш күршесенең таләпләрен кабул итми.

Хәл ителмәгән мәсьәләләр турында сөйләшүләр дүрт айдан соң дәвам итәргә тиеш.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү