Бүген Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга килә

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга эш сәфәре белән килә. Ул «КамАЗ» берлегендә булачак. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Дәүләт башлыгы данлыклы автомобиль заводының 50 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаша, производство линияләре белән таныша, предприятие хезмәткәрләре белән аралашачак.

Бүген Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу үткәрә.


Фикер өстәү